Уч төбендә дөнья (хикәянең дәвамы)
Ул көнне бабайны бусагада Нуриянең әнисе каршы алды. – Әти, менингит белән авырый ул, өйдә яшь бала. Нурияне алып кала алмыйм, – дигән сүзләрне ат чанасында төренеп яткан Нурия ап-ачык ишетте.
Хикәянең башын монда укырга мөмкин:
Кызы оныгына сөтен, маен, итен алып килде. Баланың баласы татлы була икән шул. Керәшен әбисенең өе зур түгел, чолан, аннан кергәч – аш бүлмәсе, почмакта – мич, сәндерә дә бар. Әби үзе зал кебек җирдә яшәде. Нурия өчен уңайлы булды, әбине борчып йөрмәде. Аш бүлмәсендә өстәлдә дәресләрен карап, сәндерәдә җылыда йоклады...
Ул еллардагы авылга кайта торган юлларның начарлыгы исенә төшкән саен сискәндереп җибәрә. Әле дә хәтерендә кышкы каникуллар вакытында машина арбасында кайтулары. Өстә нәзек пәлтә, башта ниндидер юка яулык кебек, аякта нәрсәдер, хәтерләми дә икән инде. Машина батты, аны чыгару өчен трактор кирәк. Анысы да табылды, аны чыгару өчен тагын...
– Чыгару өчен акча кирәк, мөмкин булса, бирегез әле, – ди шофер егет.
Шулай итеп, студентлардан өч, биш, ә бәлки ун сумлап булгандыр, акча җыела. Ул еллар өчен бу бик зур акча була. Нурия бабасы өенә кайтып җитә. Ләкин бер-ике көннән бик каты авырый башлый. Аңа «Менингит» дигән диагноз куела. Озак кына хастаханәдә ятканнан соң, кышның бер салкын көнендә, бабасы аны, ат чанасында толыпларга төреп, әнисе яшәгән йортка алып кайта. Әйе, әнисе яшәгән йортка. Әнисе ул вакытта үзенең сеңлесендә яши. Әтисе сугышта алган яралардан мантымый, инде мәрхүм булган. Нуриянең апасы бишенче класстан соң укуын дәвам итә алмый, икенче бер сеңелләренең кечкенә балаларын карарга дип, күрше авылга озатыла. Әнисе сугыштан соң туган кызы, сеңлесенең ике кечкенә баласы белән бергә көн күрә. Карт әби дә алар белән була.
...Ул көнне бабайны бусагада Нуриянең әнисе каршы алды.
– Әти, менингит белән авырый ул, өйдә яшь бала. Нурияне алып кала алмыйм, – дигән сүзләрне ат чанасында төренеп яткан Нурия ап-ачык ишетте. Оныгын күреп калырга теләп, тәрәзә пәрдәләрен күтәреп карап торучы карт әбисен дә күрде Нурия. Ләкин суыкның толып эченә керүеннән куркып, төренеп яткан җиреннән чыкмады. Ана кеше, ишеген ябып, бикләп кереп китү җаен карады. Әнисен, туганнарын күп айлар күрмәгән Нурия, эх, толып аша булса да әнинең җылы кулларын тоясы иде, дип хыялланды. Килене сүзеннән айный алмый абына-сөртенә ат янына чыккан бабай:
– Кызым, яшибез болай булгач, әби янына кайтабыз. Ул, бары тик әбиең генә сине аякка бастырачак, – дип, атның дилбегәсен бар ачуы белән тартты, Нурия аздан гына толыплары белән ат чанасыннан төшми калды.
Тагын әби-бабайның җылы өенә сыенды Нурия. Икенче курсын укып та бетермәгән кызны бабай укудан вакытлыча азат итүләрен сорап, гариза язарга мәҗбүр булды. Техникум җитәкчеләре дә каршы килмәде. Шулай итеп, Нуриягә тагын ике еллап әби-бабай янында яшәргә туры килде.
Нурия тик ята белмәде, гел эштә булды. Кечкенәдән аны әбисе тегәргә өйрәткән иде. Әтисе бүләк итеп алып кайткан тегү машинасы аның зур ярдәмчесе булды.
– Әбиемнән өйрәнгән һөнәрне камилләштерә бардым, – дип искә ала ул. Әбисенә түшлекләр, алъяпкычлар тегә, бау белән бәйләп куя торган киң төпле ыштаннар...
Роза Гыйззәтуллина – Хәмидуллина.
Мулла Иле – Яр Чаллы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев