Төзелешкә җир бирелде
Ozon логистик үзәге төзелешенә җир участогы бүленеп бирелгән.
16 октябрьдә, ТР Хөкүмәт йортында Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республиканың инвестицион советның чираттагы утырышы узды. Утырыш кысаларында, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТОСЭР резидентларына, торг үткәрмичә генә, проектларны тормышка ашыру өчен, җир участокларын арендага бирүне хуплады. Аерым алганда, Ozon логистик үзәге төзелешенә “Зеленодольск” сәнәгать мәйданы территориясендә җир участогы бүленеп бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев