Тыелган гамәлләр җинаятькә этәрә
Наркотикларның законсыз әйләнеше (саткан, сатып алган һәм саклаган) өчен җәза бирелүен белмәгәннәр юктыр, мөгаен. Әмма кайберәүләрне бу артык борчымый, кыңгыр гамәлләрен кылуны дәвам итәләр.
Бу көннәрдә генә әле Яшел Үзән прокуратурасы 36 яшьлек яшел үзәнлене РФ Җинаятьләр кодексының 3нче маддәсе буенча гаепләп, эшен судка җибәрде.
Прокурорның өлкән ярдәмчесе Эдуард Миңнегалиев биргән мәгълүматларга караганда, гаепләнүче ир агымдагы елның июлендә Дальняя урамында полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Аңарда 0,22 грамм наркотик матдә табып алынган. Аны үзенә кулланыр өчен спорт мәктәбе тирәсендәге «тайник»тан контактсыз юл белән сатып алуы ачыкланган. Тикшерүләрдән беленгәнчә, аның фатирында да элегрәк сатып алынган наркотик матдәнең бер өлешен танышына кулланырга бирүе билгеле булган. Ә калганын өендә саклаган.
Наркотикларга бер ияләшкән кешенең «кыюлыгы» артуы да билгеле факт. Күпмедер вакыттан соң, август аенда фатирында бер танышы белән спиртлы эчемлек эчеп утырганда, бу кешенең башына тагын бер «гениаль» уй килә. Үтерү белән куркытып, корсагына пычак терәп, мобиль телефонын таләп итә. Әлбәттә инде, һөҗүм ясалучыга мондый очракта ризалашырга гына кала. Кем белә бит андый кешенең башында нинди уйлар булуын, салкын корал үз эшен бик тиз эшләргә мөмкин. 6 мең сумлык телефон кулына күчкәч, ир аны үз мәнфәгатьләрендә куллана.
Әлегә ул үз гаебен өлешчә генә таныган һәм хәзерге вакытта сак астына алынган. Суд хөкем карары чыгарганда барысын да исәпкә алыр, анысы көн кебек ачык. Бер кискәнче, җиде тапкыр үлчәргә кирәк тә бит. Бу ирнең гаебе күп. беренчедән, наркотиклар белән бәйләнгән, танышына янаган һәм хәтта, талаган. Дуслыктан дошманлыкка бер адым да җитә шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев