Тычканның зирәклеге турында
Бервакыт тычкан ферма хуҗасының капкын куйганын күргән. Ул бу хакта тавык ка, сарыкка һәм сыерга сөйләгән. Әмма алар барысы да: «Капкын – синең проблема, аның безгә бернинди дә катнашы юк!» – дигән.
Берничә көннән капкынга елан эләккән һәм фермерның хатынын тешләгән. Аны терелтергә тырышып, хатынга тавык шулпасы әзерләгәннәр. Аннары авыруның хәлен белешергә килүчеләрне сыйлау өчен сарыкны чалганнар. Ахырда, хатынны күмгәннән соң, халыкны ашату өчен, сыерны да суйганнар. Ә бу хәлләрнең барысын да стенадагы тишектән тычкан күзәт еп торган һәм беркемгә дә кагылышы булмаган нәрсәләр турында уйлаган.
Гыйбрәт: әгәр дә нәрсә дә булса сиңа турыдан-туры кагылмый икән, ул кайчан да булса әйләнеп, синең башыңа төшмәс дип уйлама.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев