Туры эфирда Казан читендә яшәүчеләр проблемасы күтәрелде
Туры эфир барышында Татарстан Президенты Казан читендә яшәүчеләр проблемаларына кагылды: Усадьба Царево, ЖК Светлый, Көек, Салмачи бистәсе һәм башкалар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген мөһим бурычларның берсе - бу торак пунктларны халыкка уңайлы яшәү өчен кирәкле инфраструктура белән тәэмин итү.
Әйтик, 2020 елның 31 августында Татарстан Республикасы Президенты Питрәч районына эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына, район башкарма комитеты белән берлектә, Көек авылында мәктәп яшендәге балалар санын анализларга һәм аның территориясендә гомуми белем бирү мәктәбе төзү буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.
Шул ук вакытта Татарстан Президенты төзелеш стихияле барган шәһәр яны торак пунктларының проблемаларын хәл итүгә комплекслы якын килүнең мөһимлеген искәртте. Балалар бакчалары, мәктәпләр, поликлиникалар белән беррәттән газлаштыру, электр һәм җылылык белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү белән беррәттән, районнарда эш урыннары булдыру белән дә шөгыльләнергә кирәк.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, шәһәр яны халкы бүген районнарда эш урыннары булмаганлыктан, Казанга килергә мәҗбүр. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу территорияләр гражданнар өчен җәлеп итү үзәге булырга тиеш. Бу мәсьәләне чишү юлларын эзләргә, индустриаль һәм технопарклар төзергә кирәк. Бу өстәмә эш урыннары бирер иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев