Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туйда югалту (хикәя)

– Ә Зиләнең әтисе юк, вот! Зилә, дус-ишләреннән аерылып, кеп-кечкенә кызыл ботинкалары белән тыпылдата-тыпылдата караңгы, буш якка китте, идәнгә чүгәләде. Кулларын кая куярга белми аптырагач, башын сыйпап алды. Ап-ак зур бантын сыпырып идәнгә төшерде. Иреннәре дерелдәргә тотынды. Ул тавышсыз гына елап җибәрде. Идага исә шул гына кирәк булган икән, ул елмайды. – Әйттемме! Юк аның әтисе, вот! Булса, еламас иде! – дип тантана итте.

Ниһаять, ул әйтергә булды. Зилә кияүгә чыгарга жыена башлауга, җанны тетрәтергә тотынган шөбһә, кыз белән ике арадагы мөнәсәбәтләрне тәмам шәрәләндерү өчен, Гөләем күңелендә җитди сорау рәвешенә керде.

Алар икесе дә залда иделәр, Гөләем уртадагы озын киң өстәлдә керләр үтүкли, Зилә, йомшак креслога чумган хәлдә, әле генә килгән яңа журналдан туй күлмәге өчен фасон сайлый. Баласының кәефе бик әйбәт иде, шуңа күрә ана сорарга теләгәнен турыдан-туры белдермәде, читләтебрәк китереп чыгарды.
– Зилә, кызым, олы эшләргә тотынганчы, без туйда ничәләп кеше буласын ачыклап куйыйк! Кәгазь-каләм ал да иң якын күргәннөреңнең исемен яза бар, берсе дә онытылмасын! Туй – синеке, кунаклар да син яраткан кешеләр булсын, тулы ирек сиңа, кемнәрне чакырырга уйлыйсын, барын да теркә. 

Зиләсе, әллә әнисенең ни белергә теләгәнен сизеп алып, әллә кунакларның башкалары белән һич кенә дә кызыксынырга теләмәвен аңлатырга ашыгып, өздереп әйтте дә бирде. 
– Әтине! – диде. – Әтине чакырам!

Гөләем ихтыярсыздан кызына күз ташлап алды. Модалар журналының ялтыравыклы кап-кара тышлыгында сыек алсу буяу белән шомартылган озын тырнаклы нәфис бармаклар калтырана, борын яфраклары кабарынып-кабарынып куя, күзләр бер ноктага текәлеп хәрәкәтсез калган, әлеге хәлиткеч сүзне ычкындырган иреннәр дә уң якка кыйшаеп кысылганнар. Мин күңелемдәгене чыгарып салдым, син теләсәң нишлә, дигән сыман, кыз башлаган сүзенең әнисе тарафыннан очлануын көтә. Димәк, әйткәненең коры җавап кына түгеллеген, «әти» сүзенең өйдә моңарчы яшәп килгән рәхәт тынычлыкны юкка чыгарасын алдан ук белгән ул.

Гөләемнең шома алсу йөзе кинәт төссезләнеп, киндердәй агарынып китте, киң маңгаена тегәр җептәй бихисап юллар сузылды, гүя көтмәгәндә искән җил тыныч күл өстен вак дулкыннар белән сырлады; зур коңгырт күзләре кысылганга, җыерчыклар йөзне дә чуарлап өлгерде, һәм ана, үзгәреп китүен кызына күрсәтмәс өчен, үтүк бавын ипләргә маташкан булып, Зиләгә аркасы белән борылды. Ничек тә чыдарга, хәтта түзеп газапланганны да сиздермәскә кирәк иде. Гөләем көзге җил иркендәге яфрактай өзлексез дерелдәргә тотынган иреннәрен тешләде. Чыдарга, кыз бала гомерендә бер генә тапкыр була торган бәхетле көннәрнең ямен җибәрмәскә, кара хәсрәтне түкми калырга, сабырлык табарга!

 * * *
Мөбарәк киткәндә, Зилә сабый гына иде әле. Ул бераз үсә төшеп, мөстәкыйльлеккә өйрәнеп өлгергән булса, бәлки, бу коточкыч хәл тумас та иде.
Гөләемнең көн-төн бала белән генә мәшгульлеге Мөбарәкнең җен ачуларын кузгатты. Икәүдән-икәү генә яшәгән көннәре тоташ бәйрәм булган икән! Иртәсен дә, кичен дә гел бергә иде алар. Өйдән култыклашып чыгып китәләр, эш сәгате беткәч, Мөбарәк Гөләемне каршыларга килә. Кайтып керү белән берсен-берсе кадерли-кадерли өс-баш алмаштыралар: «Менә йомшак туфлиләрең!», «Бу халатыңны киясеңме?», «Алъяпкычың кирәкме?».
Табын янында тагын да күңеллерәк. Гөләем әзерләгән кайнар аштан соң, чәй янына Мөбарәк алып кайткан татлы ризык килә. Әй сыйлыйлар иде алар берсен-берсен, әй кыстыйлар иде. Күңелләр тәмам түгәрәкләнеп җитсен өчен, иң соңыннан: «Син бик кыстаганга гына инде!..» – дигән булып, көлешә-көлешә тагын берәр чынаяк чәй эчәләр иде. 

Аз гына ял вакыты эләктеме, җитәкләшеп шәһәргә чыгалар, яңа фильм карыйлар, паркка керәләр, япь-яшь чакта да кыланмаганча, таган атыналар, карусельдә әйләнәләр, су буена төшеп кызыналар, коеналар. Кышын бу күңеллелекләр театрларга йөрү, чаңгы шуу белән алмашына иде.
Гөләемне бала табу йортына да кино залыннан, һинд киносы карап утырган жиреннән алып киттеләр.
Балалы булуны алар икесе дә үзләренең бәйрәмчә башланган тормышына яңа ямь, өстәмә шатлык кына китерер дип көтәләр иде, аның мең мәшәкате башларына да кереп чыкмады. Мөбарәк беренче көннәрне Гөләемнең больницадан шактый үзгәреп кайтуын, ак биләүдәге баласына һәрдаим җанын бирергә дә риза икәнен сизмичәрәк йөрде. 

Чираттагы ял көне җиткән иде. Гөләемнең сәламәтлеге инде ныгыган, бәби туе күптән үткән иде. Иртәнге чәйдән соң Мөбарәк:
– Әйдә, бер урам әйләнеп керик инде! – диде. – Синең шәһәргә чыкмаганыңа биш былтыр!
 – Бу йокы чүлмәген нишләтик соң? – Гөләем бала караватына ишарәләде. – Әле генә төреп салдым.
– Йоклый ич, калып торсын!
– Барыбер тынычлап йөреп булмас, без аны үзебез белән алыйк, тик...
– Тагын нәрсә?
– Киендерә башласаң, уяныр, бераз йокласын, өчәүләп чыгарбыз.

Иң якын кешеңнең дә уенда ниләр булуын белеп бетердем, аңа да үз теләгәнемне аңлатып җиткердем, димә икән. Бала тугач, Гөләемнең күңелен иксез-чиксез шатлык, шәфкать тутырды. Аңа кешеләр дә бик киң күңелле, ярдәмчел, бер-берсенә яхшылык кына телидер кебек күренә иде. Мөбарәк аларның барысыннан да әйбәтрәктер, кызы белән хатыны турында өзлексез кайгыртып кына торадыр кебек иде.
– Ну! Әзерләндекме? – Иренең тавышы Гөләемне татлы кичерешләреннән арындырып җибәрде. – Караңгы төшкәләгәнче әйләнеп керергә иде инде!

Җан өшеткеч кискенлек, үз теләгеннән башка һични белән санлашырга уйламавын сизсә дә, баласының алсу алма битеннән тәмле йокы ләззәтен тоеп, Гөләем каршы төшәргә батырчылык итте.
– Тагын ярты гына сәгать! – диде. Аның җавабында да һичнинди икеләнүнең юклыгы аңлашылды. – Врач баланы режимга өйрәтергә кушты. Үзебезгә җайлы була ул.
– Бәлки, аның режимын зурлар теләгенә җайлаштырырга рөхсәттер? – Мөбарәк сүзләренә мыскыл кушып җаваплаша иде. – Мин бит инде эштән кайтып, көне буе кыл да кыймылдатмаган кешеләрнең йокы симертүен көтеп утыра алмаячакмын!
– Бәй! Сабый бит ул! Беләсеңме, врач аңа күпме йокларга куша?..
Хатынның шаяртырга азапланулары да, әле бала караваты янында, әле ире тирәсендә очына-калкына бөтерелүе дә бушка китте. Өйдәге бөтен нәрсә, хәтта кешеләрнең кичерешләре дә аның кәефен табу өчен генә яралган, дип фараз кылып, шуңа ахмакларча ышанып яшәүче Мөбарәккә Гөләем шәфкатьле хисләренең бер генә тамчысын да аңлата алмады. Ир гел кирегә каеруында иде.
– Бала, бала дип, син мине кешегә дә санамый башладың, – диде. – Бала тапкач, хатыннарга ирнең кирәге дә калмый, дигәннәр иде аны...

Беренче күргәннән башлап бүгенге көнгәчә Мөбарәкне ярату хисләренең өзлексез арта баруы, инде бөтен вөҗүден биләп өлгерүе һәм ирнең шуны тоярга да теләмәве Гөләемне тәмам гаҗиз итте.

 * * *
Әнисенең кинәт тынып калуын яманга юрап, Зилә сүз башлады. 
– Хәзер мин бернәрсә дә эшли алмыйм инде, хатны әллә кайчан язып салдым, – диде. – Киңәшкән кебегрәк иттем, шунда үзләрен дә чакырдым.
– Миңа әйтеп тә тормадың, ә?
– Каршы төшәсеңне беләм бит инде.
– И-и, кызым, минем хакта бөтенләй уйламагансың. Менә килерләр дә парлашып түр башына менеп утырырлар, әниең аларга аш бирергә, кыстарга тиеш булыр. – Ник ичмасам, шуларны уйлап карамадың?!
– Сез дә минем хакта баш ватып тормагансыз бит! – Зилә кисәктән кызып китте. – Үз-үземне белә башлаганнан бирле урамдагы агайлардан күземне ала алмыйм: боларның кайсы минем әти икән? – дим. – Кайсы кулын сузып, елмаеп, кызым, дип, каршыма килер? Бер кулыннан – әнисе, икенчесеннән әтисе җитәкләгән бала күрсәм, күземә яшь тула...

Гөләем, үтүген ак җәймә өстеннән күчерергә дә онытып, диванга лыпылдап утырды. Кыз, кабаланып килеп, үтүкне үз урынына куйды, тик сүзен туктатмады.
– Туемда да ятимлек тоеп утырасым килми! Кунаклар ни уйлар? «Егете әйбәт нәселдән икән: әти-әнисе дә тиң кешеләр, кызның гына атасы юк», дисеннәрме? Шунда ук ким-хур булып утырсам, тагын рәхәт көн күрмим мин. – Зилә беразга тынып калды. Әйтергәме-юкмы икәнен чамалады бугай. Аннары тәвәккәлләргә ниятләде. – Кимсеттерергә, әти исән килеш ятим исеме тагарга булгач, табасыгыз да, үстерәсегез дә калмаган!..

Тавышы калтыранырга тотынды, очкынланган күзләренә яшь тулды, ул да, сүзен кинәт өзеп, әнисе янына утырды. Алар кочаклашып тынып калдылар. Гөләем күзләрен йомды.

 * * *
Мөбарәк киткәндә Зилә сабый гына иде әле. Әтисезлек ачысын ул дүрт яше тулган көнне үк татыды.

Кызының туган көн бәйрәменә Гөләем күп итеп күчтәнәчләр әзерләгән иде. Өйдә икәүдән-икәү генә әллә ни тантана ясап булмады, бакчага ашыктылар. Көндәгедән аерылып торсын өчен, әнисе кызга яңа гына алынган кызыл күлмәген, ап-ак йомшак кофтасын, чуклы оекларын, кызыл ботинкаларын кидерде. Яңа чыккан чеби мамыгыдай алтынсу чәчләрен ак ефәк тасмага жыеп, түбәсе өстенә зур бант ясап куйдылар. Зилә куанычыннан нишләргә белмәде, өзлексез көзге тирәсендә бөтерелде, кытыр-кытыр көлде, сикергәләде.

Группада да үзгәрешне тиз күреп алдылар. Тәрбияче Фәүзия:
–У-у, – диде, – безнең Зилә бүген нинди матур!

Әнисе сумкасындагы күчтәнәчләрне аңа сузды:
– Зиләнең бүген туган көне! Менә безнең бәйрәм табыныннан иптәшләренә күчтәнәчләр, әгәр рөхсәт ителсә...
– Нигә ителмәсен?! Иртәнге чәйгә үк өләшәбез аны! Бәйрәмең котлы булсын, Зилә!

Гөләем эшкә ашыга иде, китте. Зилә янына берәм-берәм дуслары җыела башлады. Кызның өс-башына карап сокландылар, котларга тотындылар, бер-берсенә:
– Бүген Зилүкнең туган көне! – диештеләр.
– Син ишеттеңме – Зилүккә дүрт тулган!
– Зилүкнең әнисе безгә балан бәлеше китергән!..

Уйнарга тотынгач та сүз һаман шул тирәдә булды. Тик бераздан кайберәүләре матур сүзләрнең бер кешегә генә әйтелүен күпсенә башлады.
– Минем дә күлмәгем ефәк! – диде берсе.

– Миңа әни аю алып кайтты, – дип, икенчесе үзенә юаныч тапты. – Күрсәтмим генә!

Башкалары да тәрбияче алдында мактаныр сәбәп эзләделәр.
– Без ял көне әбиемнәргә барабыз!
– Кар яугач, минем дә туган көнем була!..

Тәрбияче апалары һәркайсының сүзен җөпли барды. Шул рәвешле, Зиләнең туган көне гомуми шатлыкка әйләнде дигәндә генә, арадан берәү усал тавыш белән кычкырып җибәрде:
– Ә мине! – Бөтенесе Идочкага әйләнеп карады. – Мине бүген әти килеп ала, вот!
Балалар: «Һи, аның нәрсәсе бар?» – дигәндәй, көлештеләр. Тагын берәү:
– Минем дә әти килә бүген, – диде.
– Мин дә әти белән кайтам.

Күзләрен шардай ачып сүз башлаган Иданы алар кызыксындырмый иде. Ул баштагыдан да яманрак тавыш белән кычкырып салды:
– Ә Зиләнең әтисе юк, вот!

Тып-тын калдылар. Аннары Зиләгә якын гына торган бер малай:
– Нишләп булмасын! – диде. – Бар бит, Зилә, э-эме?

Тагын тып-тын булдылар.

Зилә, дус-ишләреннән аерылып, кеп-кечкенә кызыл ботинкалары белән тыпылдата-тыпылдата караңгы, буш якка китте, идәнгә чүгәләде. Кулларын кая куярга белми аптырагач, башын сыйпап алды. Ап-ак зур бантын сыпырып идәнгә төшерде. Иреннәре дерелдәргә тотынды. Ул тавышсыз гына елап җибәрде. Идага исә шул гына кирәк булган икән, ул елмайды.

– Әйттемме! Юк аның әтисе, вот! Булса, еламас иде! – дип тантана итте.

 * * *
Алар аерылышканда Зилә бигрәк кечкенә иде шул. Тормышларындагы иң тирән хәсрәтле мизгел кайсы булды икән дип исәпли башласа, Гөләемнең фикере гел әнә шул туган көн вакыйгасына тукталып кала. Озак елаудан шешенеп беткән баласының:

– Әнием, безнең әти бармы соң? – дип соравына жавап таба алмый интекте ул.

Аннары җанын яңа сорау биләп алды. Нигә алдан бу хакта уйлап та карамадылар соң алар?

Аерылу көннәрендә Мөбарәк гел бер сүзне кабатлады.

– Кешенең гомер эчендә бер мәртәбә генә ялгышырга хакы бардыр бит инде?!
– Кирәкми, акланулар эзләмик! – Гөләемнең кешене канаты каерылган кош хәлендә калдыручы бу адымнарын законлаштырасы килми иде. – Аерылганны аю ашый, дигәннәр бит.

Беренче карашка, Мөбарәк кагыйдәсенең нигезе дә бар кебек иде. Әйтик, егет Гөләемгә өйләнеп хата ясаган, хәзер җылы оясын туздырып, өр-яңа баштан торыр жир эзләп, шул ялгышының ачысын татый. Кыз да Мөбарәккә чыгып ялгышкан, бала күтәреп, тол калып, шул адымын төзәтә, җәзасын ала. Әмма бу ике адәмнең берсе дә: «Зилә исемле кыз баланың хатасы нәрсәдә соң?» – дип сорау куя белмәделәр. Ни өчен ул, бернинди гаепсез жан, ятимлеккә хөкем ителә? Аерылышучыларның үз алларына мондый сорау куеп мәшәкатьләнмәүләре нидән? Шәфкатьсезлектәнме? Куркаклыктанмы? Көчсезлектәнме? Күрәсең, бу адымда кешеләрдә булырга мөмкин бөтен начар сыйфат барысы берьюлы хәрәкәткә килә, шунлыктан аерылышу газабы кичергән гаиләләрдәге бәхетсезлекнең дә чиге-чамасы юк, мондагы күңелсезлекләрне бергә туплап аңлатып бирә торган төшенчә юк. Хәер, була күрмәсен! Исән баштан бала ятим итүчеләрнең кылган бөтен яманлыгын бер сүз белән аңлатырга тырышу кешенең өр-яна бер ахмаклыгы булыр иде. Ахмаклык исә артык кыйммәткә төшүчән, кеше кайбер ахмаклыгын гомере буе да түләп бетерә алмый.

Мөнәсәбәтләрендә коточкыч тизлек белән ерагаю башлангач, фажигадән котылып калу өчен Гөләем мең төрле чара эзләп азапланды. Мөбарәкнең кунаклар янында якынаеп китүчәнлеген сизеп, кирәксә-кирәкмәсә, дус-ишләр жыя башлады. Аракы эчкәндә теле чишелүчән, сүзен елмаеп кына сөйләүчән булганга, хатын өйдә аракы тотарга, жае чыккан саен Мөбарәккә «аш алды» куярга өйрәнде. Мөбәрәк исә хәзер ялгыз йөрүне кулайрак күрә иде. Ул бик соңарып кайтса яки кайдадыр кунып калса, төнен керфек какмый уздырган Гөләем:
– Син кая китеп югалдың соң? – дип сорарга җөрьәт итә.
– Ник? Сиңа барыбер түгелмени?

Мөбарәк йөзендә мыскыллы елмаю күреп, Гөләем тагын да гарьләнә иде. Аннары Мөбарәк аерылу өчен кагыйдә дә уйлап чыгарды: «Кешенең гомер эчендә бер генә мәртәбә ялгышырга хакы бардыр бит инде!»

 * * *

Алар аерылышканда Зилә сабый гына иде әле. Шулай да ул, әтисезлеген сизеп, беренче елаганнан соң ятимлеге хакында кабатламас булды. Хәсрәте эчкә китте, яшьли олыгайды бала. Яшьтәшләре ишегалдында дөнья күчерердәй кыланып, шау-гөр килеп уйнап йөргәндә, Зилә өйдә утыра иде. Үскән саен аның аз сүзлеләнә баруы, атна буе көлми-елмаймый йөрүе Гөләемне тагын борчуга салды. Сәбәпләрен сорарга кыймады, күңеле тоя иде аның: бала кимсенә. «Син әтисез, әтиең сине ташлаган!» – кебек мыскыллы сүз ишетүдән шикләнә бала.
Алар еллар буе, качышлы уйнаган шикелле, ятимлек-толлык ачысын бер-берсенә сиздерми генә йота-йота яши бирделәр. Гөләем эчтән сыза-сыза картаю ягына йөз тотты. Зилә моңсу бала хәлендә тулып пеште, гашыйк булды. Кияүгә чыгар сәгатен тутырды. 

Егетнең әти-әнисе белән танышырга баргач, Зилә үзәк өзгеч тагын бер мизгел кичерде. Әтисе ташлаган баланы теләсә кайчан, теләсә кем, теләсә ничек кара кайгыга сала, якты дөньяга ник килгәненә үкендерә ала икән. Бу бәладән котылу юлы да, аны булдырмый калу ысулы да юк. Зиләдән:
– Әтиең кем? – дип сорадылар. – Кайда эшли, ничә яшьтә?

Кыз эндәшми торгач, түр башындагы шактый олы яшьтәге апа:
– Сорашуым аннан-моннан түгел, – диде. – Туй бүләкләре әзерләргә тотынган идем, күлмәк алганда кешенең төсен-битен чамаламый булмый...
– Зинһар, мәшәкатьләнмәгез, апа, берни дә кирәкми!
– Юк инде, балам, төпчегемне өйләндергәндә генә борын-борыннан килгән гадәтне бозмабыз.

Килен төшерергә әзерләнүче ана тагын ниләрдер сөйләде, үз ниятен акларлык әллә ничә дәлил китерде, тик Зилә берни ишетмәде. Ул упкынга атылды, бушлыкта чайкала-чайкала, уела-уела аска очты. Башына һичнинди фикер килмәде, теле тибрәнде, сүзен әйтә алмады, чөнки ул әтисенең буен да, йөзен дә белми. Колак төбендә әллә кайчан үзәген өзеп яңгыраган яман сүз кабатлангандай булды: «Әтисе юк аның, ул аларны ташлаган!..»

Булачак килененең дөньядан киткәндәй утыруын булачак кайнана үзенчә аңлады.
И-и, балалар, – диде. – Сез шулай инде, өлкәннәрнең сүзен тыңларга да теләмисез. – Зиләне үпкәләтеп куюыннан шикләнеп, ул йомшаграк сүзләр эзләргә тотынды. – Без шундый инде, элекке гадәтләрне үтәмәсәк, нидер җитми кебек. Бу туйга без ун еллап әзерләнә килдек. Атасы барган бер җиреннән матур шешәле эчемлекләр алып кайта торды, мин бүләк-санак жыйдым, чүпрәк-чапрак. Көнендә генә табылмый бит ул...

Ананың ягымлы тавышы Зиләне тынычландыра төште.
– Ярар, ярар, – дияргә ашыкты. Бу сүзенең ни аңлатуын үзе дә белми иде ул. – Ярар, ярар...
– Кайчан өздереп әйтерсез икән? Төп кода белән кодагыйга зуррак бүләк алырмын дигән идем, үлчәмнәре кирәк!
– Ярар, әйтермен, сорармын, язармын...

Ата тиешле кешегә хатны да шул кичтә язып салган иде Зилә.

 * * *
Беренче булып Зилә айнып китте, урыныннан кузгалды, әнисенең чәчен сыйпап алды да торып басты.

– Син, әнием, бер дә кайгырма, сер бирмәскә өйрәнгән бит инде без, күршедән кергән кунакларны каршылаган кебек итәрбез.
– Үзең ничек чыдарсың соң? Белмисең дә бит син аны, танымыйсың да...
– Юклыгына түзгәнне, бер генә көн булса да әтиле бала хәленә ничек тә чыдармын, әнием, кайгырма!
Рәхәт булып китте. Башкаларга олаулап килә торган бәхетне мизгелләрдән җыярга өйрәнгән бит инде алар. Туйда очрашуны беренче тапкыр гашыйк иткән кешене кабат күрү итеп нигә зур тантанага әйләндермәскә?!
– Алайса, мин дә яңа күлмәк тектерим әле, кызым, туфлинең дә үкчәсен төзәттерим...
– Әнием, чәчеңне дә әтием белән төшкән фотодагы кебек ясатырсың, яме?

Шул көннән башлап алар туйга тагын да мавыгыбрак әзерләнә башладылар. Тегүчедән ак ефәк күлмәкне алып кайткан көн беренче бәйрәм булды. Туй күлмәген Гөләемнең дусты теккән иде. Ул Зилә сайлаган фасонны тагын да күркәмләтеп җибәргән: бил сызыгыннан алып бәкәлгәчә мең кат бәби итәкләр тоткан, изүдә дә, җиң очларында да кат-кат бәби итәкләр.
«Илле метр тасма китте, – дип сөйләнде тегүче. – Туй бүләгем шушы булыр!

Үтә күренмәле ак тасманы бөреп тотылган ул бәби итәкләр атлаган саен җилпенеп-җилпенеп алалар, кызны очар кош кыяфәтенә кертәләр, Зилә аяз күкләргә ашар төсле иде.

Гөләем үз күлмәген зәңгәрсу җирлеккә кара яфраклар төшкән крепдешиннан тектерде. Мөбарәк белән яшәгәндә, шундыйрак бер штапель күлмәк туздырган иде ул. Кызы аның чәчен нәкъ яшьлек фотосындагы кебек иттереп ясап бирде.

Ата кешенең туйга килү-килмәве турында да озак баш ватарга булмады, җавап хаты алдылар. Ул туйга хатыныннан башка киләчәген, кунар өчен кунак йортында урын әзерләсәләр, яхшырак буласын әйткән иде.
– Әйбәт кеше икән бит минем әти, – дип очынды Зилә. – Акыллы! Искиткеч дөрес эшли, молодец!
– Чыннан да! – Гөләем дә кызының сүзләрен хуплады. – Болай булгач, туеңны дөбердәтеп үткәрәбез, балам!

Туйга кунаклар көткәндә икесен дә, барыннан да бигрәк, Мөбарәкнең килеп керүе дулкынландыра иде. Нинди икән ул? Ни әйтер? Соңга калмасмы? 

Туган-тумача, туй ашлары әзерләшергә килгән күрше-күлән мәш килә. Табынны да тезеп өлгерергә кирәк, өс-башны да тагын бер кат күздән кичерәсе бар.

Шулчак Гөләем сеңлесенең ире балконда тәмәке тарткан җиреннән атылып килеп керде дә:

– Гөләем, сөенче, Бе-бе килә! – диде.

Пилмән бөгешергә кергән күрше карчыгы:
– И-и, син дә инде, Гөләем, әллә кемнәрне чакырып бетергәнсең, – дип, ризасызлыгын белдереп өлгерде. Аның сүзен куәтләүчеләре дә табылды.
– Әйтерең генә бармы? Ни пычагыма кирәк инде ул Бе-бе?
– Кайсы якныкы соң, чит илдән үк түгелдер бит, бер дә ишетелгән исем түгел?

Хәбәр салучы кияү шаркылдап көлеп җибәрде.
– Исемдәмени хикмәт! Анысын мин генә куштым аның: Бе-бе – бывший баҗай дигән сүз, баш хәрефләрен рәттән әйтсәң, Бе-бе килеп чыга. Әйдә, каршылагыз, Мөбарәк килә, Зиләнең әтисе!

Кыңгырау тавышына кешеләр тынып калды, Зилә белән Гөләем икесе дә ишек төбенә килделәр.
– Ач инде, әнием! – Зилә әнисенең аркасына сыенды.
– Хәзер, хәзер, – Мөбарәкне каршыларга дип, әллә кайчан өйрәнеп куйган сүзләр хәтердән чыккан иде. – Хәзер, хәзер, ә, әйе... – Гөләем ишекне ачып җибәрде. – Әйдә, хуш киләсең, уз! – Зилә дә, әнисенең җилкәсе аша үрелеп, кунакка таба омтылды. Күлмәгенең бихисап күп бәби итәкләре җилпенеп, аны очып китәргә кагынучы аккошка охшата. Гөләем кызын алга үткәрде. Зилә каршында түгәрәк йөзле, озын буйлы, шактый ук таушалган ир басып тора иде. Муенына ике фотоаппарат аскан, кулында – тагын берәү. Зиләнең карашы пеләш башны сыйпап үтте дә, шул аппаратларга текәлеп калды.

Мөбарәккә шул гына кирәк булган, күрәсең:
– Туй күренешләрен мәңгеләштерергә ул, очрашуларны... – диде. – Монысы – черно-белый, бусы – төсле пленка, моңар кино итеп төшерәбез.

Гөләемнең: «Куе бөдрәләрең кая китте?» – дип сорыйсы килде, тик эндәшә алмады. Аһ, фото тасмасына иңдереп кенә очрашулар мәңгеләшсә икән!

Зилә, әнисенең башка сүз әйтә алмавын чамалап:
– Әйдәгез! – диде. – Түргә узыгыз! 

«Әти» сүзен, күпме тырышса да, әйтә алмады. Аның каравы, Мөбарәк ярып салды:
– Вәт, молодец, кызым! – диде. Үзе ялгышудан сакланып сорап та өлгерде. – Зиләдер бит инде син? – Кызның ризалашып ияк кагуын күргәч, тагын кабатлады. – Молодец, кызым, чакырып шәп иткәнсең. Анаңның башы җитмәс иде әле. Ә бит хакым бар минем, унсигез тулганчы түләдем алиментны!..

Шул сүз яңгырау белән үк туйның иң дулкынланып көтеп алынган бүлеге, ана белән кыз җанына кара кайгы салып, үтеп тә китте. Хыялында әле һаман саф мәхәббәтенең иясе дип йөрткән Мөбарәкне Гөләем мәңгегә югалтты. Зиләнең күңеленә шомы гомеренең соңгы минутына кадәр җитәчәк яңа сорау кереп оялады: «Әти белән әниемнең аерылышкан булулары мине тагын нинди шатлыклардан мәхрүм итәр икән?» Үзе сизенә дә иде инде: бу сорауга ул беркайчан да тулы җавап таба алмаячак.

«Азат хатын», 1981, № 7.

Кояш Тимбикова

syuyumbike

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хайван