Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туй кунаклары утырган автобус тарлавыктагы тирән чокырга төшеп киткән

Әлеге вакыйга Һиндстанда була

Кимендә 25 кеше үлгән, тагын 21 кеше имгәнгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 5 октябрьдә иртәнге якта Дхумакот шәһәре тирәсендә була.

Автобуста иллеләп кеше бара. Урында 25 кеше мәетен тапканнар инде. 21 кешене хастаханәгә китергәннәр. Алты кешенең хәле бик авыр дип бәяләнә.

Шушы тирәдә иртәнге якта Гималайдагы Докриани-Бомак бозлыгына менеп баручы кешеләр төркемен кар басып китә. Биредә кимендә ун кеше һәлак була, тагын 18 кеше хәбәр сез югала, диелә хәбәрдә.

 Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев