Туган яклар сагындыра (Ахыры. Башы 62нче санда).
. «Ничек әйттегез?», диеп сорамый булдыра алмадым. Кече апа – Сабира апа авызыннан үзенә бертөрле ягымлы, кадерле, сөйкемле яңгырый бу сүз. Шәхсән үзем ничәмә-ничә тапкыр кабатласам да, алай матур итеп әйтә алмадым кебек.
– Кече апа. бәләкәй вакытта «кечкенә» сүзен шулай әйткәнмен ин де. Хәзер әйтә алсам да, балачак та өйрәнгәнчә әйтәм, башкача булмый, – диеп акланып алды Сабира апа. – Кече апа, әни Мамадыш авылы кызы иде, әйеме. Мамадыш авылына Галим бабайга кунакка барганны бик яхшы хәтерлим әле. Шулай шул, бакчалары зур иде, аннан балан, алмалар җыеп, авылга алып кайтып, төрледән-төрле тәмле нәрсәләр пешереп ашата иде әни, – диеп, искә төшереп алды ул. Аннан мәктәп елларына чумды. – Финляндиядә вакытта өченче класста безне, алты баланы, бергә Татарстаннан килгән Гариф абый укытты. Чукмар башлы каләм белән яза идек, кәгазе сары, үзе зур. Дәфтәр зурлыгында итеп кисеп, юлларын үзебез сызып әзерли идек.
Тәнәфескә дә чыкмый утырган чаклар бик еш булды. Чөнки безнең белән Норлаттан килгән игезәк егетләр Габдрахман белән Габдразак сөйли башласалар, һәрберебез бөтен дөньяларыбызны, хәтта тәнәфесне дә онытып, аларны тыңлый идек. Матур, безнең өчен кызыклы темаларны белеп сөйлиләр иде. Норлатыбыз киләчәктә шәһәр булмаса да, бик зур авыл булачак, дип, шул елларда ук туган авылларына карата үз фикерләрен җиткерүләре хәтеремдә калган. Әй... ул егетләр исән-сау булсалармы..., нинди галимнәр булырлар иде! Юк шул, һаман шул сугыш харап итте.
Ә Вафирә апа туган авылы мәктәбендәге бер истәлекне күңелендә яңарта:
– Мәктәпкә чабата белән йөри идек, анысы булса ярый әле. Ул елларда бөтен кеше бер төрле киенә иде, юклык, хәерчелек хөкем сөрә. Бервакыт, классташ кызыбыз Зифа, кызыл эчле, озынча башлы галош киеп килгән. Безнең кию түгел, галошны күргәнебез дә юк! шул вакытта берәм-берәм галошны әйләндерә-әйләндерә карап, киеп карау бәхете эләккән иде.
– Авыл зур, чәчелгән сибелгән инде, – диеп сүзен дәвам итә Вафирә апа. – Буш йортлар күп, җәй айларында аларга да җан керә.
(Язманы тулысынча газетабызның 63 санында укый аласыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев