Туган яклар сагындыра
Районыбызның күрке, йөзек кашы, үз кыйбласына хыянәт итми, ра йон халкы турында яктыртып килүче «Яшел Үзән» газетасына рәхмәтнең иң зурысы.
Аның мөхәрриренә, журналистларына рәхмәт, анда эшләгән һәркемгә рәхмәтлемен. Укыйлар газетаны, басылган язмалар, мәкаләләр бушка китми, күңелем шуның өчен сөенде. Әлеге язмам газетабыз битләрендә басылган «Гыйбрәтле язмыш иясе – Акъегет кызы» мәкаләсенең кайтавазы буларак язылды.
«...ӘНИНЕ ЮЫП, КӘФЕНЛӘП,
БАЛКОНГА ЧЫГАРЫП КУЙДЫЛАР»
«Яшел Үзән» газетасында басылган «Гыйбрәтле язмыш иясе – Акъегет кызы» («Яшел Үзән» № 26,27, 2020) язмасының икенче өлешен бик кызыксыну белән көтеп ала Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Шәүкәт Гыйззәтуллин. Язмада: «Икенче көнне Ачасырдан килгән Хәрирә апа белән Акъегеттән Газизә апа, әнине юып, кәфенләп, балконга чыгарып куйдылар», – дигән сүзләрне укыгач, аның йөрәге туктагандай булып, башкача тибә башлый... Алар гаиләләре белән мәкаләне, кычкырып, кат-кат укый. «Ачасырдан килгән Хәрирә апа» – шушы сүзләр тетрәндерә аны. Ә ул 1941 елда уналты яшьлек Вафирә кичергән газапларны, үзенең алты яшьлек сабый бала җилкәсендә күтәрә.
Язмада әйтелгән Хәрирә апаның улы Шәүкәткә дә бу вакыйгалар эчендә кайнарга туры килә, ул вакытта аңа бары алты яшь була. Балачак хатирәләрен яңарта егет, ләкин бик азы, бик азы гына күңел төпкелләрендә сакланган шул... Әнисе Хәрирә сиксән яшендә мәрхүм була, ул үзе дә инде сиксән биш яшен тутырып килә. Шәүкәтне язма хуҗасын, аның төп герое Вафирәне эзләү теләге «Яшел Үзән» газетасы редакциясенә китерә. Алар бит редакция урнашкан йортның икенче катында гына яши. Газета хезмәткәрләренә кат-кат рәхмәтләрен җиткерә, элемтәгә чыгу өчен, аңа тиз генә телефоннар да табыла.
«АКЪЕГЕТ» БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ЯШИ...
Шәүкәт абый, телефон номеры кулга эләгүгә, шалтырата. башта Сабира апа белән, аннан Вафирә апа белән сөйләшә. Ләкин, күрешеп, күзгә-күз карап сөйләшүне берничек тә телефон аша гапләшүгә алыштырып булмый. Алар, Вафирә Чаллыдан туган авылы Акъегеткә кайткач, очрашырга килешә. Мин үзем, бик-бик теләсәм дә, бу очрашуның шаһиты була алмадым. Ләкин бу – күзләрдән яшьләр китерә торган соклангыч очрашу булуына иманым камил.
– Газетадагы язманы укыгач, йокым, ашым качты. Күреп сөйләшәсе килү теләгемне әйтеп кенә аңлатып булмый, кош булсам, минутында очкан булыр идем, – дип сөйли Шәүкәт абый.
Алар, Акъегет авылына кайтып килгәннән соң, үзләренең җылы гаилә учакларына чакырып, мине дә кунак итте. Бу ярты гасырдан соңгы очрашу мизгелләрен без аның белән кабаттан яңарттык.
Килешенгән көнне кунакларны Акъегет авылында түземсезлек белән көтәләр. Машинада кияү, кызлары, хатыны янәшәсендә Шәүкәт абый. Ул машинадан төшкәндә кунак ларны каршыларга чыккан Вафирә апа: «Кара әле, Зиннәт абый бит бу!» – диеп куя. Әйе, Вафирә апа сүзе буенча, Шәүкәт әтисе Зиннәткә охшаган икән. Финляндиягә киткәндә, 1939 елда аңа дүрт яшь була. Сугышның беренче көнендә үк әтиләрен сугышка алалар. Ә Шәүкәт әтисен хәтерләми. Вафирә апа берсе артыннан икенче соравын яудыра. «Ә туганнарыңны хәтерлисеңме?» Шәүкәт абый җилкәләрен генә селкетеп, башын гына чайкап: «Юк, хәтерләмим», – дигәч, Вафирә апа үзе үк җавап та бирә. «Биш туганың бар иде синең. Хәрирә апа Зиннәт абыйның икенче хатыны иде. Хәлбәрия белән Равил – беренче хатын балалары, аннан – Наилә, Илдус, Шәүкәт».
Вафирә апа аларның һәрберсен белә, ябык кына, озын буйлы Шәүкәтне дә бик яхшы хәтерли. Ленинградта блокада вакытында бер бүлмәдә яшәргә, җан асрарга, тамак туйдырырга туры килә аларга. Ләкин барысының да гомерләре бик кыска булып чыга. Ленинград блокадасыннан әнисе Хәрирә апа белән Шәүкәт кенә исән-сау чыга. Аннан – Краснодар, аларга кукуруз оныннан тәмләп, лепешкалар ашау эләгә. Әмма, ни сәбәпледер, Шәүкәт абый боларның берсен дә хәтерләми... 1943 елда Хәрирә апа улы белән туган якларга кайтып төшә. «Әти сүзен бик-бик әйтергә теләсәм дә, әйтә алмадым. Ә бит әйтәсе килгән вакытлар шактый булды», – диеп, үз алдына елмаеп ала ул.
(Язманы газетабызның 62нче санында укый аласыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев