Туган як тарихы битләреннән
Җиңүнең коточкыч нигезе
Төрләмәдән каппельчылар отряды Шырдан тирәсендә туктала. Бер бронепоездны шартлаталар һәм шушы тирәдә булган кызылармеецларны паникага бирелеп Иделгә таба качарга мәҗбүр итәләр.Бу вакытта Свияжск станциясендә Троцкий тора. Анын үзенең паровоз составы, 25 самолет һәм аз санлы поварлар, секретарьлар, штаб хезмәткәрләре – барысы 200гә якын кеше була. Каппель отряды вагоннар торган җиргә (станциягә) килеп җитә һәм ут ача. Шушы вакытларда Иделнең сул ягыннан Кирилл Мерецков ( булачак маршал ) җитәкчелегендә отряд кызылларга ярдәмгә килә. Бу отрядта ис китәрлек кешеләр дә була. Иосиф Броз Тито, булачак Югославия җитәкчесе, Сидор Ковпак, күренекле партизан. Каппель отряды кискен генә чигенә башлый һәм кача. Аларны эзәрлекләүчеләр булмый. Троцкий, сугыш кырыннан качкан кызылларны тотып станциягә алып килергә боерык бирә һәм децимация ясый ( стройга тезеп куеп һәр унынчы кешене атарга). Шулай итеп 41 кеше атып үтерелә. Аларның мәетләрен эшләп торган корабль винтлары астына ыргыталар. Шуннан соң инде чигенүчеләр булмый. Кызыл Армия Свяжскидан үзенең җиңүле маршын башлап жибәрә.
Рөстәм Сәйфуллин.
Түбән Урысбага
Фотода Төрләмәдә һәлак булган 17 кызылармиячегә куелган һәйкәл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев