Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туган телен кадерләгән халык кадерле

Яшел Үзәннең 3нче гимназиясендә «Үз халкын данга күмгән татарлар» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе быел җиденче тапкыр узды һәм ул шәһәр, район укучыларын гына түгел, ә читтә яшәүче милләттәшләребезне дә берләштерде.

 Хәтта конференциянең ачылыш тантанасын да Саха (Якутия) рес публикасы,Түбән Та гил шәһәрендә яшәүче педагог лар элемтәгә чыгып, сә ламнәрен җиткерде. Ә инде укучылары ZOOM трансляция аша эшләрен яклады.

Гимназия директоры Марина Ильина биредә эшләп килүче «Күренекле татарлар» музее кысаларында узучы конференция нең максаты татарлар тормышын, аларның иҗатын, мирасын тирәнтен өйрәнү һәм пропагандалау, укучыларда халкыбыз һәм туган җире белән горурлану хисе тудыру, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү юнәлешендә уздырылуын билгеләп үтте. Конференциянең фәнни җитәкчесе педагогия фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университеты Педагогика һәм психология институтының мәктәпкәчә белем бирү һәм методика кафедрасы мөдире Валерьян Габделхаков исә төрле милләт вәкилләре белем алган (якынча 200ләп татар һәм 800 рус) гимназиядә поликультуралы белем бирү төп юнәлешләрнең берсе булуын ассызыклады һәм шушы конференция моның ачык мисалы.

Конференция эше тугыз секциядә татар һәм рус телләрендә дәвам итте: «Сәясәт, фән, медицина, cпорт, мәдәният, әдәбият, сәнгать өлкәсендә күренек ле татарлар», «Шушы яктан, шушы туфрактан без» һәм башкалар. Укучыларның эчтәлекле чыгышларына Казан федераль университеты галимнәре, аспирантлары, укытучылар бәя бирде. Икенче секция эшендә үземә дә катнашырга туры килде. Анда укучылар туган як тарихына һәм безнең төбәктә билгеле язучылар, галимнәр, укытучылар турында эзләнү эшләрен сөйләде.

Шуңа да минем өчен бу секция аеруча кызыклы булды. «В.В.Карпов исемендәге лицей» укучысы Кәбир Газимҗанов Айдар авылының үткәне һәм бүгенгесе турында шундый кызык лы, тирән эчтәлекле чыгыш тәкъдим итте. Ә сөйләм теленең чиста, камил булуы барыбыз ны да таң калдырды. Баксаң, алты яшенә кадәр Кәбир авылда яшәгән икән. Булдык лы егет киләчәктә дә туган ягы, туган теле белән горурланыр дип ышанасы килә. Акъегет мәктәбе тарихын өйрәнгән Илсинә Нигъ мәтҗанова үз темасын шуның кадәр бирелеп өйрәнгән, укымыйча гына күңеленнән сөйләве ошады. Олы Ачасыр мәктәбе укучысы Алмаз Шәйхиев якташыбыз Резидә Ганиева иҗатын җентекләп тикшергән. Ә Акъегет мәктәбе укучысы Чулпан Сафиуллина авылдашлары, хөрмәтле укытучы Рәйханә Зәйнуллинаның китаплары белән таныштыр ды. Чынлап та, кон ференциягә әзерлек барышында нинди теманы яктыртыйм икән диеп, әллә каян эзләнәсе юк. Талантлы шәхесләр безнең арабызда да бик күп.

Елдагыча Норлат мәктәбе ныклы әзерлек белән килгән һәм җиде укучылары да иҗади-тикшеренү эшләре белән призлы урыннар алды. Укучыларның ни дәрәҗәдә әзерләнеп килүләрен, дулкынлануларын күрә торып, урын бирүе, әлбәттә, җиңел эш түгел. Һәммәсе дә нык тырышкан. Шушы ук гимназиянең 8нче сыйныфында укучы кызым Мәликә берничә секциядә татар һәм рус телләрендә чыгыш ясады, әлбәттә инде, әзерлек барышы, соңгы көннәрдә көзге каршына басып кат-кат сөйләве күз алдымда. Һәм башкаларның да ничек борчылуларын яхшы аңлыйм. Шуңа да һәр катнашучы үзе өчен ниндидер яңа тема ачкан, өйрәнгән икән, бу үзе бер җиңү дигән сүз. Ә яшь буынның туган телебезне, туган җиребезне хөрмәтләүләре бары горурлык хисләре генә уята.

Конференциядән ту лы фоторепортаж бе лән сез yashel-uzan.ru сайтында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев