Туган нигез ятим түгел...
Минем белән мондый хәл булмас диеп, беркем дә әйтә алмый. Ходай тарафыннан бирелгән язмышны кичерми, якты дөньялардан китеп тә булмый.
Ходай тәгалә яраткан балаларын төрле яклап сыный.
Менә Рәшидә дә сыныла-сынала яши, гомер итә. Ул 1931 елның 8 октябрендә Акъегет авылында туа. Аның балачагы ачлык, ялангачлык елларына туры килә. Гомеренең 71 елын Идрисова (Сибгатуллина) Рәшидә Нәбиулла кызы Мулла Иле авылында үткәрә.
Аның яше күптән балачактан чыккан булса да, күңелен моңнарга салып, шул елларның ачлык, ялангач вакытлары кабат-кабат искә төшеп йөдәтә.
Бүгенгедәй хәтеремдә, икенче класста укыганда алмашка кием юк иде, диеп искә ала Рәшидә апа. Әнинең кер юасы килә, бер күлмәк, кипмичә өйдән чыгып та булмый. Хәтеремдә, Норлатка медосмотрга алып киттеләр, кермәдем, качтым, үземнең эчке күлмәгемне күрсәтүдән оялдым, юк иде бит ул...
Авыл мәктәбен яхшы гына билге ләргә тәмамлый ул. Укырга теләгем шулкадәр көчле иде, Норлат мәктәбендә дәвам итәргә булдым, ди Рәшидә апа. Чормадан апамның китапларын алып төштем. Ул елларда Норлат мәктәбендә директор Мансур абый Сәйфетдинов иде. Сафура апа математика дәресен укытты. Норлат мәктәбендә тугызынчы класска иллегә якын укучы җыелган. Мин дә шулар арасында, документларымны тапшырдым. Ул елларда уку түләүле иде. Бер елга йөз җитмеш биш сум акча түләп укырга кирәк. Әйе, йөз җитмеш биш сум, хәзерге вакытта бу акча юк дәрәҗәсендә диярлек, ә ул вакытта... Шул елларда әтинең тегермәндә эшләве ярдәм иткәндер инде...
Керә, укый Рәшидә Нәбиулла кызы. «Унынчы классны уналты укучы – алты кыз, ун егет тәмамладык. Хәтеремдә, тугыз укучыга документ бирмәделәр, алар унынчы класста утырып калды. Ул чорда бик күп укучыларны күчерми калу бар иде», – диеп искә ала ул.
Шулай итеп, кырык тугызынчы елда урта белем алып чыга.
«Ул елларда биш яшькә олы Сания апам, унынчы классны бетереп, Әрә-Тугай авылында мәктәптә укыта иде. Беләм, апамның югары белем алырга теләге бар, ул аны үзе дә яшермәде, мәктәптә биш ел укытканнан соң, педагогия институтына укырга керде. Әти-әниемнең ике баланы берьюлы югары уку йортында укытырга мөмкинчелекләре булмау сәбәпле, апам, РОНО җитәкчесе Сафи абый Зиннәтуллин белән сөйләшеп, ми не Мулла Иле авылына укытырга билгеләделәр».
Шулай итеп, 1949 елның 27 авгус тында Мулла Иле авылы мәктәбенә аяк баса Рәшидә. Яңа гына парта артыннан чыккан, унынчы классны тәмамлаган Рәшидәне алтынчы класс ларга җитәкче итеп билгеләп, математика укытучысы итеп куялар. Рокыя Шәфигуллина, Рәхим Хәлилов һәм башкалар аның беренче укучылары була.
Мулла Илендә язмыш Рәшидәне Минһаҗетдин Идрисов белән очраштыра, сөйләшеп йөри башлыйлар. Аннан ул армия хезмәтенә алына. Чибәр, яшь мөгаллимә, белемле кыз артыннан озатып йөрүчеләр булмый калмый. Солдат егеткә бу хакта хәбәр салучылар да табыла. Армия хезмәтеннән егет кызга җитди генә хатларын да юллый. Ләкин кыз, гае бе булмаганлыктан, аклану юлларын эзләми.
Дүрт ел Мулла Иле авылында математика укытканнан соң, РОНО приказы белән, Карашәм авылының, манаралы мәчет бинасында урнашкан мәктәпкә укытырга күчерелә. Карашәмдә Зәйнәп Гыйбадуллина белән бер фатирда күңелле генә, бик дус булып яшәдек, эшләдек, диеп искә ала Рәшидә апа.
Минһаҗетдин солдаттан ике ел да дүрт ай хезмәт итеп кайта, Рәшидәсе Карашәмдә укыта. 1953 елның ахыры була бу. Армия сафларыннан кайткан егет төрле сүзләр ишетсә дә, яратканы белән күрешеп сөйләшми булдыра алмый. Рәшидә мәктәп эше белән Норлатка җыелышка баргач егетне очрата, яшьләр сөйләшеп, аңлашалар. 1954 елның 24 августында ике гашыйк бергә гаилә корып җибәрәләр.
Яңа гына кияүгә чыккан Рәшидәне Карәшәм авылыннан Мулла Иле мәктәбенә кайтарырга кирәк була. РОНО җитәкчелеге бу юлы Мулла Иле авылында укытучы Сәкинә Ганиеваны (Ркиева) Карәшәмгә билгеләп, Рәшидәне математика укытучысы итеп авылга кайтара.
Тау башында урнашкан, агачтан төзелгән ике катлы мәктәптә укыта ул, безнең буын әлеге бинаны хәтерли әле. Мәктәптә укучылар бик күп була. Тирә-күрше Өтәк, Бузай, Кече Өтәктән килгән укучыларны бер мәктәп үзенә сыендыра.
Тормыш үз көенә бара, илле бишенче елның июнь аенда, беренче сөенеч булып, кызлары Мәдинә туа. Рәшидәнең укырга керү, югары белем аласы килү теләге көчле була. Ул елларда Буа шәһәрендә педагогия институтының филиалы эшли, документларын шунда биреп тә кайта. Тулай торакта яшәп, керү имтиханнарын уңышлы тапшыра. Математика факультетына кабул ителгән егерме өч укучы арасында Рәшидә дә була. Ун көнлек Мәдинәсе белән ул Казан шәһәренә сессиягә килә. Каенанасы Зөләйха белән каенсеңлесе Хәния яшь баланы карарга бара. Шул еллар өчен, ул аларга бик тә рәхмәтле. Яшь кенә Рәшидә үзе дә балалар укыта, бик теләп укып та йөри.
1957 елда гаилә тагын да зурая, 31 октябрьдә Рәшидә, игезәкләр алып кайтып, Минһаҗетдинын сөендерә. Илһам белән Илһамия туа. Илһамия озын гомерле булмый, 58нче елның сентябрь аенда иртәнге 7дә үлеп китә. Рәшидә апа бу көннәрне бик яхшы хәтерли. Әйтерсең, ул кичә генә бәләкәчен югалткан. Аның тормышында кайгысы да, шатлыгы да гел янәшә йөри.
Рәшидә Нәбиулла кызы утыз биш ел дәвамында Мулла Иле авылы мәктәбендә математика дәресен укыта. Мин үзем дә Рәшидә апада белем алдым, ул минем яраткан укытучыларымның берсе. Андый сабыр, итәгатьле укытучылар аз була. Үз дәресен белеп, тыныч кына, төшендереп аңлатканы әле дә исемдә. Укытучыга, укучыларны тыңлату өчен, класска күз салып алу да җитә иде. Ул вакытта авылда мәктәп директоры булып Габдулла абый Сәмигуллин эшли. Алар гаиләсе белән Апас ягыннан килгән кешеләр була.
Гаиләләләре белән укытучылар, уллары Энгель, кызлары Лена да күп еллар укытучы хезмәтендә булдылар.
1962 елның 21 ноябрендә тыныч, тату гаиләнең шатлыгын, ныклыгын белдереп, күңелен тагын да тулыландырып, өченче куанычлары Илдар дөньяга аваз сала.
...Илһам, Илдар берсеннән-берсе чибәр, таза матур гәүдәле, буй сынлы егетләр булып үсеп җитәләр. Илһам армия сафларыннан әйләнеп кайтып, зур төзелешкә эшкә урнаша. Ләкин мәрхәмәтсез үлем егерме биш яшьлек егетне якты дөньядан алып китә... Илдар, армиядә булу сәбәпле, абыйсын җирләргә кайтып өлгерми дә кала. Хәрби хезмәтен тәмамлагач, Илдар, механика техникумын тәмамлаган белгеч буларак, Яшел Үзәндәге корабльләр төзү заводына эшкә керә. Инде бер егетләрен югалткан әти-әнинең улларын читкә җибәрәселәре килми. Илһам, яшьләр арасында «КамАЗ»да эшлисем килә, дип киткән җирдән юкка чыкты бит, диеп өзгәләнәләр алар... Илдарның яраткан шөгыле мотоцикллар була. Менә шул яраткан эше, күптән хыялланган «Ява»сы егетнең башына җитә. Авызына бер тәмәке кабып карамаган, хәмернең бер тәмен дә белмәгән егет, яратасы, яратыласы вакытында, абыйсы яшендә, абыйсы артыннан якты дөньядан китеп бара...
Бер кешегә шулкадәр кайгы... Юк, әле гомер үтеп бетмәгән. Кайгыларны тагын-тагын кичерергә туры килә Рәшидәгә. Кече уллары үлгәч, ире Минһажетдин абый, йөрәк чире алып, түшәккә егыла һәм 1996 елның 4 гыйнварында вафат була. Ул көнне дә бик яхшы хәтерли Рәшидә апа. Туганы Ирекнең хәлен белергә Казанга чыгып киткән була ул. Барып җитеп, бер-ике кәлимә сүз алышкач, телефон чылтырый, Минһаҗетдин... Иртә белән үзеннән матур гына калган ирен, башка исән килеш күрергә насыйп булмый аңа. Үләр алдыннан ручка белән кәгазьгә нәрсәләрдер язарга тырышып караган ул, ләкин бер сүзе дә аңлашылмый... Дәфтәрдәге сүзләр сер булып кала бирә. Ә бер елдан Рәшидә апаның үзен паралич ега...
Ул бүгенге көндә Яшел Үзәндә яши. Рәшидә апа янында кунакта булырга яратам мин. Кызы Мәдинәгә, дусларына ул бик рәхмәтле.
Янәшәсендәге телефон аша авыл хәлләрен һәрдаим белешеп тора. Алай гына да түгел, бергә эшләгән иптәшләре, укыткан укучылары һәрвакыт аның хәлен белеп шалтыраталар.
Газета, журналлар укып, дөнья хәлләре белән кызыксынып яши. Төрле-төрле темаларны үзенә сыендырган кроссвордлар чишә. Аягым йөрми, ә башны, башны саклыйсы иде, ди ул. Хәтере, зиһене бик яхшы, үзе белән булган хәлләрне елы, көне, сәгатенә кадәр хәтерендә саклап яши Рәшидә апа. Авыруы белән килешкән кеше буларак, зарланмый ул, һәрчак күңеле көр, йөзе якты, ачык.
...Рәшидә апа күрешкән саен ире Минһаҗетдин турында сөйләп туя алмый. Минһаҗетдин абый җиде класс белем белән кала, аннан, монтерлыкка өйрәтүче курсларны тәмамлый. Җиденче класста укыган вакытта ук, гаиләгә акча юнәтәсе килеп, кешеләргә калай белән өй түбәсе ябып йөри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев