Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәртипсезләргә 300 мең сумга кадәр штраф каралган

Автомобиль юлларында йөртүчеләрнең тәртибе хәзер көн үзәгендәге мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Автомобильчеләрнең руль артына салмыш хәлдә утырып чыгу очракларының ешаюы хокук сакчылары һәм шулай ук дәүләт ягыннан күзәтчелекне арттырырга һәм яңадан-яңа законнар уйлап чыгарырга этәргеч ясый. Башкача мөмкин дә түгел бит. Бу чаралар, һичшиксез, профилактика эшен көчәйтүне дә таләп итә. Һәр көнне, һәр атнада һәм айда эчкечелек аркасында бик күп ләрнең тормышы куркыныч астына куела.


Республика массакүләм матбугат чаралары журналистлары да әлеге проблеманы яктыртуны көчәйтергә җыена. Без тәртип бозуның һәр очрагы турында язачакбыз, бу хакта газетада фотолар урнаштырачакбыз, социаль челтәрләргә видеоязмалар куячакбыз. Тәртип бозучыларга нинди җәза бирелгәнлеге турында да сөйләячәкбез. Шуңа күрә хокук сакчыларына гына түгел, журналистлар объективына да эләгүдән куркырга һәм, иң мөһиме – руль артына салмыш утырып чыкмаска кирәк.


Августның 8еннән 12сенә кадәрге чорда юлларда исерек булу-булмауларына шикләнеп тоткарланучылар буенча берничә мисал китереп әлеге куркыныч ситуациягә ачыклык кертеп узабыз.
Октябрьский бистәсенең Гагарин урамында «ВАЗ-2113» автомобилен йөртүче 29 яшьлек ир юл йөрү кагый дәсен бозып, «Лада Ларгус» автомобилен бәрдерә. Авария чыгаручыдан аракы исе аңкып тора, тотрыксыз позада була. Моңа кадәр дә, 2019 елның 6 ноябрендә генә ул эчкән килеш тотылган һәм аңа карата административ җәза билгеләнгән булган.
Васильевода бер төндә ике автомобильче тоткарлана: Гоголь урамында туктатылган «Лифан» йөртүче 42 яшьлек ирнең айнык булу-булмавы шик астына алына һәм аңа Алкотектор приборына өрер гә кушыла. Нәтиҗәсе алкоголь барлыгын күрсәткәч аңа административ беркетмә төзелә. Шушы ук урамда «Лада Прио ра» автомашинасын йөртүче 28 яшьлек ир аягында көчкә генә басып торса да, Алкотектор белән тикшеренүдән дә, медицина учреждениесенә барудан да баш тарта. Закон нигезендә аңа административ җәза каралган.
Яшел Үзәннең Островский урамында төнге унбердә 30 яшьлек ир-ат йөртүендәге «Ниссан» туктатыла. Алкотектор приборы аның исерек булуын күрсәткәч, беркетмә төзелә.


Шуны да әйтеп һәм кисәтеп узарга кирәк: салмыш килеш эләгүче автомобильчеләргә, беренче тапкыр закон нигезендә 30 мең сум штраф каралган һәм алар 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Әгәр дә тәртип бозучы бер ел эчендә руль артына кабат исерек килеш утыра икән, аны җинаять җаваплылыгына тартачаклар. РФ Җинаятьләр кодексының 264.1нче маддәсе нигезендә 300 мең сумга кадәр штраф, яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җибәрү яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев