Тренер һәм келәм булса, шул җитә
Калган эшкә кар яумасын өчен планлаштырганнарны быел үтәү күпкә отышлырак.
Олы Карагуҗа авыл җирлегенең хисап сессиясе яшәүчеләрнең төрле кул эшләнмәләреннән һәм шәхси эшмәкәрләр җитештергән мул продукция күргәзмәсеннән башланып китте.
Сүз дә юк, монда бик тырыш, үҗәт һәм актив кешеләр яши. Ул агачтан ясалган төрле сыннар дисеңме, тәмледән-тәмле икмәгеме (Карагуҗа икмәген Яшел Үзәндә бик яраталар), сөте-каймагы, кош ите һәм аннан ясалган казылыгы, тортлары гына да ни тора һәм башкалар. Сессиягә килгән Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Старостин соклануын яшермәде һәм анда куелганнар белән карап-танышып чыкты. Аларның хезмәт җимешенә карап, авылда да яши беләләр, хәтта арттырып та җибәрәләр әле, дип куясың.
1 меңнән артык кешесе һәм 500дән артык хуҗалыгы булган җирлектә унлап фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәр исәпләнә. Болар, һичшиксез, җирлекнең тоткасы булып тора.
Сессиядә чыгыш ясаган Карагуҗа авылы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Камалиев үз хисабында бөтен өлкәләр эшчәнлегенә тукталды.
– Мәктәбе булган авылның киләчәге бар, – диде ул. – Олы Карагуҗа мәктәбендә 49 бала белем ала, ә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр саны – 32. Яшьләр бар, димәк киләчәк турында уйларга була. Әмма тормышыбызны тагын да яхшырту, кешеләрне эш белән тәэмин итү өчен бизнесны үстерергә кирәк.
Әлбәттә инде, җирлектә шәхси хуҗалыкларның да үз-үзләрен тәэмин итәрлек мал-туар асравы, җиләк-җимеш, яшелчә үстерүе дә мөһим. Биредә, бәхеткә, кул кушырып утырган бер генә хуҗалык та юк. Юк андыйлар, бөтенләй. Хәзергә 300дән артык мөгезле эре терлек исәпләнеп, шуларның 157се савым сыеры. Шулай ук сарык (58), кәҗә (148) асраучылар байтак. Атлар да дистәгә җитә. 104 баш умарта да бар. Чүрчиле авылында яшәүче Ирек Фатыйхов гаиләсе, мәсәлән, сыерлар санын 11гә җиткергән. Терлекчелек искиткеч зур хезмәт таләп итсә дә, мал-туар асраудан ваз кичүчеләр күп булган вакытта да, бу гаилә терлек санын киметми. Авылларда да хәзер сөт-каймакны кибетнекен үз итәләр, әмма шул ук вакытта, элеккеге еллардагы үзләренекен сагынып искә алалар. Нинди кыен заманнарда да сыерсыз йорт булмаган. Дөрес, колхоз-совхозлар булу стимул биргән бирүен. Терлекне ашлыксыз асрап булмый. Бу җирлектә «Җиһаншин» фермерлык хуҗалыгы уңышлы гына эшләп, авыл халкына ашлык мәсьәләсендә булыша. Хуҗалык былтыр ашлыкны 520 тонна җыеп алган. Хәзер мини комбикорм заводы ачарга ниятлиләр.
«Тат.Ягода» җиләк фермасы эшен киңәйтү юлында. 2 гектар мәйданда теплица төзегәннәр, утырткан 3 меңләп төп алмагачлары әкренләп үсеп килә. Ачык грунтта җиләк утыртырга планнары юк түгел. Җәй көннәрендә бу ширкәт кешеләргә 30лап эш урыны булдыра алачак. Җитәкчесе Айдар Шаһимәрдәновның җирлектә яшәүчеләргә гел булышып торуы да яхшы билгеле.
Авылларның азмы ул, күпме, инвесторларны җәлеп итүе бик яхшы күренеш. Мәсәлән, туризм буенча эш алып барыла. Экотуризм («Глэмпинг») юнәлешендә җәйге һәм кышкы ял лагерьлары оештырылган. Кышкы варианты буенча «А-фрейм» формасында 5 йорт төзегәннәр инде. Болар, авылларны яңача, заманча үстерүгә өлеш кертәчәк.
Әйтик, ябык формадагы балык фермасы салыну, Карагуҗаны танытып кына калмаячак, ә башка юнәлештәге эшмәкәрләрне дә җәлеп итүе ихтимал. Фермада кысла, җәен, мәрсин, чөгә кебек балыклар үрчетмәкчеләр. Олы Күлбаш авылында яңа инвестор килеп, анда фермер хуҗалыгы булдырып, 32 гектарда төрле яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерергә җыена. Боларның барысы да, эшләре уң барса, җирлекне салымлы да, табышлы да, эшле дә итәчәк. Димәк, яшьләр дә читкә китмәячәк. Бу инде бөтенләй яңа формадагы авыл булачак.
(Язманы тулысынча газетабызның 11нче санында укый аласыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Кызганычка каршы, бизнесны Кин жэелдерэлэр кайтучылар. Уз жирлектэн калкып чыккан бизнесминнар бик аз. Андыйларны устерергэ кирэк.
0
0