«Транснефть - Прикамье» АҖ үткәргечләрдә планлы ремонтны төгәлләде
«Транснефть - Прикамье» АҖ Татарстан һәм Удмуртия республикалары территориясендә магистраль нефть үткәргечләр участокларында планлы ремонтлауны төгәлләде.
Киенгоп - Яр Чаллы магистраль нефть үткәргече эшен планлы 70 сәгатьлек туктату вакытында унөч задвижкага уртача ремонт ясалган, дүрт норматив булмаган вантуз алыштырылган, алты дефект киселгән. Киенгоп - Кече Пурга участогында инспекция приборларын үткәрүгә комачаулый торган утыз бер эретеп ябыштырылган элемент юк ителгән, 2,5 км озынлыктагы нефть үткәргече участогы тоташтырылган. "Яр Чаллы" нефть суырту станциясендә бер норматив булмаган басым сайлагыч бетерелде.
63 сәгатьлек план эшләре барышында, Яр Чаллы - Әлмәт нефть үткәргечендә, технологик операцияләрдә таләп ителми торган дүрт задвижка киселде.
Планлаштырылган эшләрне тәүлек буе Пермь, Удмурт, Казан, Әлмәт һәм Ромашкино район нефть үткәргеч идарәләренең ремонт бригадалары башкарды. Шул исәптән «Транснефть - Урал» АҖенә техник ярдәм җәлеп ителде. 286 берәмлек техника кулланылды.
Планлы эшләр «Транснефть - Прикамье» АҖен техник яктан яңадан коралландыру, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау комплекслы программасы кысаларында башкарылды. Максат - магистраль торба үткәргечләрнең ышанычлы эшләвен тәэмин итү. Нефтьне транспортлау график буенча һәм штат режимында алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев