"Транснефть – Прикамье» АҖ магистраль торбаүткәргечләр участокларында планлы ремонт эшләрен тәмамлады
«Транснефть – Прикамье» АҖ Свердловск, Самара өлкәләрендә, Пермь краенда һәм Татарстан Республикасында магистраль нефтьүткәргечләр (МН) участокларында планлы ремонт эшләрен тәмамлады.
Пермь – Әлмәт, Әлмәт – Куйбышев-2, Холмогор – Клин нефть үткәргечләренең линия өлешендә 15 берәмлек мөһим арматура һәм дүрт басым сайлагыч алмаштырылды. «Пермь» ЛПДсында дүрт дефектлы тармак алмаштырылды һәм резервуар төзегәндә задвижкалар тоташтырылды. Үткәрелгән чаралар технологик җиһазларның югары эксплуатацион ышанычлылыгын тәэмин итәчәк.
Әлмәт-Куйбышев-2 МН линия өлешен реконструкцияләү кысаларында 19 чакрымнан артык озынлыкта төзелгән өч участок тоташтырылды. . Шулай ук Ык елгасы аша Пермь – Әлмәт МНныңсу асты кичүенең резерв тармакларын чистарту һәм диагностика чараларын (КП СОД) кабул итү камералары да тоташтырылды.
Эшләр барган вакытта нефтьне нефть үткәргечләр буенча транспортировкалау планлы рәвештә туктатылды.
«Кәләй» НПС һәм «Платина» ЛПДСта суырту станцияләрен реконструкцияләү һәм техник яктан яңадан коралландыру программасы нигезендә станцияләрдә берәр магистраль насос агрегаты (МНА) тоташтырылды, һәрберсенең җитештерүчәнлеге сәгатенә 7 мең куб.метр нефть тәшкил итә. «Транснефть нефть насослары» АҖ (Чиләбе шәһәре) җитештергән заманча насослар КПДның югары күрсәткечләренә һәм хезмәт итү срогына ия.
Башкарылган ремонт эшләре җитештерү объектларының өзлексез эшләвен тәэмин итә.
Планлы эшләр чорында 32 ремонт казаны куелды, 280 берәмлектән артык техника җәлеп ителде. Эшләрне тәүлек әйләнәсе башкару «Транснефть – Прикамье» АҖнең Пермь,
Удмуртия, Казан, Әлмәт һәм Ромашкино район нефть үткәргеч идарәләре, «Транснефть – Себер», «Транснефть – Север», «Транснефть – Урал» һәм «Транснефть – Югары Идел " АҖ техник ярдәмен җәлеп итеп, тәүлек буе ремонт бригадалары белән тәэмин ителде.»
Нефтьне ташу график буенча алып барыла башлады, нефть үткәргечләр штат режимында эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев