«Транснефть - Прикамье» АҖ экологик мониторинг барышында 10 меңнән артык проба тикшерде
«Транснефть - Прикамье» АҖ җитештерү экология-аналитика контроле барышында табигый һәм агым суын, туфракны, атмосфера һавасын, сәнәгать калдыкларын 10132 тикшеренү инструменталь ысулы белән үткәрде.
Әйләнә-тирә мохит торышын экологик мониторинглау өлкәсендәге эшләр даими рәвештә компаниянең норматив документлары таләбе һәм экологик контроль графиклары нигезендә башкарыла.
Максат - табигатьне саклау, технологик процессның экологиягә тискәре йогынтысын булдырмау.
Ел башыннан бирле гомуми саныннан 8287 тикшерү пробасының «Транснефть - Прикамье, калганнары - чит аккредитация лабораторияләрендә эколог-аналитик лабораторияләр көче белән башкарылган.
Сыйфатны бәяләү өчен табигый җир асты һәм өске суның 2670 пробасы тикшерелгән. Шулай ук 420 эчәргә яраклы су үрнәгенә анализ ясалган. Белгечләр 1956 атмосфера һавасы үрнәген һәм 1524 сәнәгать калдыклары пробасын тикшергән.
Пробалар Пермь, Удмурт, Ромашкино, Казан һәм Әлмәт муниципаль район идарәләренең җитештерү объектларында үткәрелгән.
Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, контрольдә тотыла торган матдәләрнең мөмкин булган концентрацияләре табылмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев