Трамп һәм Путинның телефон сөйләшүе нәтиҗәсе буенча Кремль белдерүләре
Путин һәм Трамп телефон сөйләшүендә Украина тирәсендәге вәзгыять буенча җентекле һәм ачыктан-ачык фикер алышуны дәвам итте.
- Путин һәм Трамп дөньяда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен аерым җаваплылыкта мөнәсәбәтләрне нормальләштерүдә ике яклы кызыксыну белдерде;
- 19 мартта Россия һәм Украина яклары арасында әсирләр алмашу гамәлгә ашырылачак – 175 кешегә;
- Путин Трампның энергетика инфраструктурасына һөҗүмнән 30 көнгә РФ һәм Украинаның үзара баш тартуы турындагы идеясен хуплады һәм мондый команданы хәрбиләргә бирде;
- Россия яхшы ихтыяр ишарәсе сыйфатында Киевка авыр яраланган 23 украин хәрби хезмәткәрне тапшырачак;
- РФ Президенты һәм АКШ телефон сөйләшүендә барлык мәсьәләләр буенча контактта калырга килеште;
- Россия һәм АКШ Украинадагы конфликтны җайга салу буенча эксперт төркемнәре төзиячәк;
- Трамп Путинның НХЛ һәм КХ матчларын оештыру идеясен хуплады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев