ТР Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү бюллетеньнәрен алды
Тавыш бирү өчен бюллетеньнәр рус һәм татар телләрендә эшләнгән.
"Идел-Пресс" полиграфия-нәшрият комплексы ТР Үзәк сайлау комиссиясенә РФ конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү бюллетеньнәре тиражын тапшырды. Барлыгы 2,9 млн бюллетень басылган, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте.
Бюллетеньнәрне тапшыру процедурасында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, шулай ук, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
"Бүген без республиканың территориаль сайлау комиссияләре буенча тавыш бирү бюллетеньнәрен илтеп тапшыра башладык. Татарстанда 65 территориаль сайлау комиссиясе гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек өстендә эшли инде ", - дип шәрехләде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Аның сүзләренә караганда, тавыш бирү бюллетеньнәре республиканың территориаль сайлау комиссияләренә сак астында китереләчәк, аннары участок сайлау комиссияләренә таратылачак.
Россия Конституциясе үзгәрешләрен хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирү бюллетеньнәрендә ике – рус һәм татар телләре кулланылган. Бюллетеньнәр саны сайлаучылар исемлекләре нигезендә исәпләнгән. Барлыгы 2,9 млн. бюллетень басылган, шул исәптән, сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларын кулланып - 98,1 мең данә.
Андрей Кондратьев сүзләренчә, бюллетеньнәр аерым пакетларга тыгылачак.
Россия Конституциясе үзгәрешләрен хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү, төп тавыш бирү көненә кадәр алты көн кала, 25 июньнән 30 июньгә кадәр башлана. 5 июньнән территориаль сайлау, МФЦ һәм федераль дәүләт хезмәтләре порталы аша фактта тору урыны буенча тавыш бирү теләге турында гариза бирергә мөмкин. 16 июньнән 21 июньгә кадәр моны участок сайлау комитетлары аша эшләргә була. Гомумроссия тавыш бирү көне 1 июльдә игълан ителде.
Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, сайлау участокларында тавыш бирү катгый саклык чараларын үтәп үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев