ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы гөмбәчеләрне үзенең мавыгуыннан өч атнага туктап торырга өндәде
Аномаль эсселектән Татарстан урманнарында гөмбәләр күп түгел. Өстәвенә, янгын куркынычы югары класслы булу аркасында регион хакимияте яңадан урманнарны ябарга мөмкин.
Әлеге чикләү гөмбәчеләргә дә кагылачак, дип кисәтте бүген ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
"Гөмбәләр уңайлы климат шартларында үсә. Бәлки, алар кайдадыр локаль булыр да. Гражданнарга урманнарга баруны чикләү барысына да кагыла. Республиканың барлык халкына үтенеч - якындагы өч атнада урманнарга йөрмәскә. Алар аша чыгу тыелмаган", - дип билгеләде ведомство башлыгы.
Быел ТР Министрлар Кабинеты карары белән республика урманнарында гражданнарның яшәвенә дүрт тапкыр чикләүләр кертелде. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында тагын бер шундый документ карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев