Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Роспотребнадзор: октябрьдә талпаннарның иң актив чоры булачак

Эпидсезон башыннан Татарстанның медицина оешмаларына талпан тешләве белән 9288 кеше мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта республика буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бу күрсәткеч 2021 ел белән чагыштырганда 62,6% югарырак. Ул вакытта 5713 очрак теркәлгән. Күпьеллык уртача дәрәҗә 14,5%ка артыграк.

«Талпан тешләве республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә теркәлгән. Иң күп мөрәҗәгатьләр Казанда (2569 очрак), Яр Чаллыда (1490), Әлмәттә (796), Түбән Камада (633), Бөгелмәдә (368) һәм Зәй районында (349 очрак) булды», – диләр Роспотребнадзорда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев