Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов Яшел Үзән районы педагогларын уку елы башлану белән котлады

Ренат Искәндәр улы Яшел Үзән районы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә хөрмәтле кунакларының берсе булды.

Ул укытучыларны сәламләде һәм яңа уку елы башлану белән котлады.

- Укытучылары яхшы булган бала начар кеше була алмый. Мин моңа ышанам. Без мәктәпләрдә, көллиятләрдә, институтларда укыган балаларыбыз белән эшлибез. Күп кенә балаларның техник юнәлешне сайлаулары күңелле күренеш. Безнең заводта аларга һәрвакыт шатбыз. Шуны да әйтергә телим: укытучылар, заводта төзи торган корабльләргә нигезне сез саласыз.

Чыгышы азагында Ренат Мистахов педагогларга һөнәри эшчәнлектәге уңышлары өчен бүләкләр тапшырды һәм ел саен барлыкка килгән традиция буенча, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга канцелярия әсбаплары җыелмасы булган букчалар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев