ТР Дәүләт комитеты модульле һәм капиталь булмаган корылмалар булдыруга субсидияләр бирү буенча конкурс үткәрде
Бәйге нәтиҗәләре буенча, республиканың 10 районыннан 17 эшмәкәр түләүләр алачак.
Яшел Үзән районында 3 оешма 70 миллион сумга якын грант отты - ИП Варламов Андрей Сергеевич, ҖЧҖ «Best Glamp» һәм ҖЧҖ «Шәхси визит».
Оешма вәкилләре откан суммага ял йортлары - глэмпинглар төзергә ниятли. Гомуми инвестицияләр суммасы 150 миллион сумнан артып китәчәк.
Котлыйбыз! 
Фотода «Best Glamp» өе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев