ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: узган елда авылдан 3000гә якын кеше киткән
Узган ел авылдан 3000гә якын кеше киткән. Бүгенге көндә авыл җирендә яшәүче 900 000 кешенең бары тик 57 000е генә авыл хуҗалыгы җитештерүе өлкәсендә эшли. Соңгы өч елда авылда эшкә урнашкан 30 яшькә кадәрге яшьләр нибары 9% тәшкил итә, ә пенсия яшеннән өлкәнрәкләр өлеше соңгы өч елда тагын 4% ка арткан.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең саны һәм составы кыскара гына түгел, картая да, дип сөйләде. Ул квалификацияле кадрлардан башка мөмкин түгел, шуңа күрә АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы предприятиеләренең мәгариф учреждениеләре белән тыгыз багланышлары кирәк, дип өстәде.
Мәсәлән, Балтач районының 10 мәктәбендә яшь кадрларны формалаштыру өчен аграр класслар булдырылган, аларга «якорьле» предприятиеләр беркетелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев