Товарның чегы булмау – киртә түгел
Без барыбыз да кулланучылар: кибеткә дә барабыз, хезмәтләр дә алабыз. Арабызда әледән-әле алданучылары да бар. Шуңа күрә хокукларыңны белү бервакытта да комачауламас.
Бу юлы без сезгә, хөрмәтле газета укучылар, азык-төлек алганда нәрсәләрне белергә кирәклеген аңлатмакчы булабыз. Сорауларга җавапны Татарстан Республикасы алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының кулланучылар хокукын яклау бүлеге белгечләре бирә.
– Кайчакта кибеттә срогы чыккан товар сатыла, ризык бозылган була. Гадәттә, сатып алучы зарлана да, бу хакта оныта. Ә кемдер үз хокукларын белми.
– Товар сату кагыйдәләренең 35нче пункты буенча (Россиянең 50нче карары, 1998 елның 19 гыйнварыннан гамәлдә), үлчәнә торган ашамлыклар сатып алучыга төрелгән килеш яки пакетка салып бирелергә тиеш. Моның өчен өстәмә акча түләттермиләр. Товар сату кагыйдәләренең 37нче пунктында әйтелгәнчә, кулланучы соравы буенча, гастрономия товарлары киселгән килеш тә бирелә. 0,4 килограммлы ипи, икмәк ризыкларын ике, дүрт тигез өлешкә бүлеп, үлчәмичә дә сатарга ярый. Ваклап сатучы сәүдә үзәкләрендә киселгән икмәк һәрчак төрелгән булырга тиеш.
– Товар бәяләре кассаныкы белән чагышмаса?
– Һәр товарга аның кайда җитештерелгәне, ничә сум торганы турында тулы мәгълүмат язылган кәгазь ябыштырылырга тиеш. Әгәр дә анда күрсәтелгән бәя дөрес түгел икән, товар турында төгәл мәгълүмат бирелмәгән дип санарга була. Бу очракта сатып алучы, сатучыга товарны кире биреп, акчасын кайтарырга хокуклы.
– Сакчылар, сатып алучыдан шикләнеп, сумкаларны тикшерергә хак лымы?
– Закон нигезендә, сакчы сезнең әйберләрне, документларны карарга хак лы. Ләкин шәхси тикшерү уздыра алмый. Моның өчен ул полиция хезмәткәрләрен чакыр тырга тиеш.
– Кибеткә йорт хайваннары белән керергә ярыймы?
– Даруханәләргә, ашамлыклар, көнкүреш-химия товарлары сатыла торган урыннарга, балалар кибетләренә йорт хайваннары белән керергә ярамый.
– Товарның куллану вакыты чыкканда ниш ләргә?
– 1992 елның 7 февраленнән гамәлдә булган 2300-1нче номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә, әгәр азык-төлекнең куллану вакыты чыккан икән:
кулланучы сатучыдан шундый ук маркалы товар бирүне таләп итә ала;
башка маркалы товарга алмаштыра ала;
башка маркалы товар алып, бәясен кире исәпләттерергә була;
бәяне төшерүне таләп итә ала;
сатып алудан баш тартып, сыйфатсыз товарның акчасын кире кайтара ала.
Азык-төлекнең кабы ачылган, зыян күргән, ризыкның бер өлеше ашалган булса да, гарантия вакыты чыккан очракта, сыйфатсыз булганда аны кайтарыр га мөмкин.
– Кибеттән алынган продукт белән агуланганда нишләргә?
– Кибеттә сатып алган товар чекларын берничә көн булса да сакларга кирәк. Чек бу очракта – төп дәлил. Дөрес, чек булмау – кулланучы хокукларын яклауга киртә була алмый. Иң мөһиме – товарны шул кибеттән алганны раслау.
Кайсы ризыкны ашап агуланганны ачыкларга туры киләчәк. Ашалып бетмәгән булса, шикләнгән товарны, шул исәптән ул төрелгән капны да әзерләп куйсаң яхшы. Агуланганда, табиб чакыртырга киңәш ителә. Табиб сезне тикшереп, хәлегезне бәяләргә, агулану сәбәпләрен күрсәтергә тиеш булачак. Аннары Роспотребнадзор идарәсенә, элемтә өчен телефон, кибет турында мәгълүмат күрсәтеп, вакыйганы тасвирлап һәм медицина нәтиҗәсен беркетеп, гариза юлларга кирәк. Рос потребнадзор хезмәткәрләре гариза нигезендә, супермаркеттан сез агуланган шундый ук товарны алып тикшерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев