Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Торт

Чәйгә иң тәмле һәм тиз ясала торган десерт.

Кирәкле ингредиентлар: 
Он-2,5 стакан 
1 стакан шикәр комы 
1 чәй кашыгы разрыхлитель 
5 аш кашыгы какао 
1/2 чәй кашыгы сода 
1/2 стакан көнбагыш мае 
1 стакан кайнар су 
1 стакан сөт 
2 данә йомырка 
1 банка куертылган сөт 
80г. атланмай 
Камыр әзерләү ысулы: 
Аерым савытта он, шикәр комы, разрыхлитель, какао, соданы бергә кушып бутыйбыз. Икенче савытка исә көнбагыш мае, кайнар су, сөт, йомырка салып болгатабыз. 
Аннары сыек массага корысын ике этапта өстәргә. Яхшылап бутарга. 
Духовканы 180 градуска җылытабыз. Һәм тортыбызны 30-35 минутка пешерергә куябыз. 
Крем: 
Куертылган сөт (вареная сгущенка дигәнен) һәм атланмайны бергә бутыйбыз. Икегә бүленгән коржлар арасына шул кремны сыйлыйбыз. Тортыбыз әзер дигән сүз. Хуш исле сөтле чәй янына менә дигән десерт килеп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев