Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тормышыбызны үзгәртәчәк җиде закон

2022 ел илебезнең миллионлаган кешесенә кагылышлы күп үзгәрешләр белән истә калачак.

Яңа 2023 ел әле башланмаган, әмма 1 гыйнвардан һәр гаиләгә кагылачак берничә мөһим закон һәм кагыйдә гамәлгә керәчәк.

Яңа бердәм пособие
Яңа универсаль пособие берьюлы берничә: йөклелекнең 12 атнасына кадәр исәпкә куелганда; 1,5 яшькә; 3 яшькә кадәр беренче; 3 яшькә кадәр икенче; 3 яшькә кадәр өченче һәм аннан соңгы балага; 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен түләүне алыштырачак.

Тарифлар һәм акцизлар
Капиталь ремонт һәм торакны карап тоту өчен түләү арту көтелә. Тариф­ларны үзгәртү кирәклеге турындагы мәсьәләне төбәкләр мөстәкыйль хәл итәчәк.
Түләүле трассалар буенча йөрү 1 чакрым өчен 7-8 сумга кадәр артачак.
Плацкарт һәм гомуми вагоннарда йөрү билетларына, шулай ук тимер юл буенча йөк ташуга яңа тарифлар расланган. Якынча мәгълүматларга караганда, тимер юл транспортында билет бәяләре уртача 8 процентка артачак.
Тәмәке продукциясенә акцизларның бәясе 4 процентка кыйммәтләнәчәк һәм газлы татлы эчемлекләрнең 1 литрына
7 сум исәбеннән акцизлар ябыштырылачак.

Ташлама гамәлдән чыга
«Дәүләт хезмәтләре» сайты аша дәүләт пошлиналары түләүгә 30 процент ташлама бирелмәячәк. Дәүләт пошлиналарының күләме 2023 елда яңадан каралачак. Алар турында төгәл мәгълүмат әлегә юк.

Ягулык һәм транспортка акцизлар
Бензин һәм дизель акцизларының бәясе артачак, бу машинага ягулык салу өчен өстәмә чыгымнар дигән сүз.
1 литр ягулыкка төгәл тарифлар әлегә юк, әмма акцизлар турында әйтергә була:
– 5нче класслы бензинның бәясе бер тоннасына 14345 сумга кадәр артачак,
– Дизель ягулыгына – тоннасына 9 938 сум.

Яңа социаль фонд
Россиянең социаль фонды бюджеттан тыш ике фондны – Россия Пенсия фондын (ПФ) һәм Федераль социаль иминият фондын (ФСС) берләштерү юлы белән оештырылган. Бу пенсияләрне һәм пособиеләрне рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Яшәү минимумына бәйле
Минималь хезмәт хакы күләме артачак, ул 16 242 сум тәшкил итәчәк. Яшәү минимумы 14375 сум булачак. Бу күләмнәргә бәйле пособие һәм түләүләр дә артачак.

4,8 процентка индексацияләнә
Иминият пенсияләре 4,8 процентка артачак һәм инфляция темпларын компенсацияләргә тиеш булачак. Сенатор Елена Бибикова, эшләмәүче гражданнар өчен пенсияләрне индексацияләү пенсиягә өстәмә тәэмин итәчәк, ул уртача 1 000 сум тәшкил итәчәк, дип белдерде.
Пенсияләрне индексацияләүгә 13,7 триллион сум бүлеп биреләчәк. Кызганычка, 2023 елда пенсияләрне өстәмә арттыру планлаштырылмый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев