Тормыштан зарланмыйбыз
Сугыш заманы һәм Бөек җиңүдән соң илебезне торгызу еллары балаларының беркайчан да тормыштан зарланганнары юк. Алар бүгенге көнгә бары тик шөкер итеп яши.
Олы Шырданга ДТ-54 тракторы пос таментын ачу тантанасына баргач, тиз генә Зәйтүнә апа һәм Сөләйман абый Бикмуллиннар белән аралашып алдык.
ВДНХның алтын медаленә лаек булган Сөйләйман абый да үзенең хезмәт юлын шушы легендар чабаталы тракторда башлаган. Һәм сайлаган һөнәренә, Совет армиясе сафларында хәрби бурычын үтәп кайткан 1977 елдан алып, 2002 елда лаеклы ялга чыкканчыга кадәр тугры калган. Шул 25 ел дәвамында ничә гектар җир тырмалаган, сукалаган һәм чәчкән икән ул?! Колхоз конторасында, бәлки, туплап буладыр ул мәгълүматны, әмма алар исәп өчен эшләдеме икән? Юктыр. Ул заманнарда язгы, җәйге, көзге кыр эшләрен үз вакытында җиренә җиткереп башкарып чыгу – барлык хисаплардан өстен торган. Кызу хезмәт көннәрендә, көнне төнгә ялгап хезмәт иткән гаилә башлыгын өйдә сирәк күргәннәрдер, мөгаен. Әмма, бу уңайдан кем дә булса зарланып бер сүз әйттеме икән? Әлбәттә, юк! Бу – шулай булырга тиешле кебек кабул ителгән. Механизаторның эше шул, димәк, шулай тиеш. Әле кыш көннәрендә дә ял итеп яту турында сүз юк: кырларда кар тотасы, салам тарттырасы һ.б...
– Ул Т-54 тракторында 2 ел эшләдем, әмма ул минем хәтеремдә бик яхшы уелып калды. Җиңел түгел иде аңарда. Аннары «Белорусь»ка утырдым, – дип искә ала Сөләйман абый. – Ул вакытларда бит союздаш республикалар белән аралашып, ярдәмләшеп яши идек, ике ел Казахстанга барып, салам пресслауда да эшләргә туры килде. Гел хезмәттә булып, лаеклы ялга чыгу яшенә җиткәнем сизелми дә калган. Гомерләр аккан су кебек... Тормыштан зарланырга вакыт та, теләк тә булмаган. Хәзерге көнебез шөкер, Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын да, кайгы-хәсрәтләр күрсәтмәсен иде.
Зәйтүнә апа белән Сөләйман абый өч бала – ике егет, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә 6 онык һәм бер оныкчык сөеп шатланалар, тагын берсе туасы көнне түземсезләнеп көтәләр. Ил-көндә һәм күңелләрдә тынычлык булу – олыгаю ягына чыккан буын өчен иң мөһимедер. Алда да шатлыклы көннәр күрергә насыйп итсен.
Алар икесе дә Олы Шырданда туып үскән һәм гаилә корып шушында гомер кичергән.
– Мин сыер савучы, Сөләйман тракторчы – колхозның яшь һәм тырыш хезмәткәрләре. Шуңа безнең туйны, авылдашларны җыеп, авыл советында ясадылар. Бүгенгедәй хәтеремдә, туебызга кул машинасы белән иремә чалбар бүләк иттеләр, – дип, хатирәләрен яңарта Зәйтүнә апа. – Ике ел төп нигездә яшәгәннән соң, йорт салып, башка чыктык. Бүгенге истәлекле көн (трактор постаменты ачылу ред.) сәбәпчесе Искәндәр абый Закировлар белән бер урамда гомер иттек. Әминә апа белән икесен дә гел яхшы сүзләр белән генә искә алабыз, бик ярдәмчел, бик уңган иделәр, аралашып яшәдек. Киңәшләреннән ташламадылар.
Зәйтүнә апа, башкалар кебек үк, кечкенәдән, 4-5нче класста укыганда ук эшли башлый. Яшелчәдә һәр яшел үзәнле яшүсмер хезмәт иткәндер, мөгаен. Беренче карашка җиңел күренсә дә, чынлыкта бу алай түгел. Көне буе баш күтәрми бил бөгеп кара әле син.
– Аннары сыер савучы булып эшли башладым. Беренче тапкыр сыер саварга утыруым мәңге онытылмаслык булды – үзем бер якка, чиләгем икенче якка очты, – ди, Зәйтүнә апа, хәзер елмаеп (ул чакта бер дә көлке булмагандыр). – Ул вакытта барысы да кул белән эшләнә иде, авыр булса да, түздек. Ферма тәрәзәләрендә пыяла урынында салам, улаклар арасы тар, трактор керә алмый. Сыерларга азыкны носилка белән ташып ашаттык. Шуларның барысы да эзсез югалмаган инде, 53 яшемнән соң эшли алмадым, авырдым. Бүгенге көнебез өчен Аллаһыбызга шөкер итәбез, шушы тыныч тормыштан аермаса иде, дип телибез. Өй тутырып балаларыбыз кайтып йөри, аларның бәхетләренә сөенәбез. Тигезлектән аермасын да, барчабызга да сәламәт гомерләребезне бирсен иде.
Сөләйман ага белән Зәйтүнә апаның бу ихлас теләкләренә кушылмый мөмкин түгел. Кече яшьтән үк кирәкле булып, хезмәт итеп көн күргәннәр бүген матур картлык кичерсен, алар моңа лаек, ә бүгенге буын алардан үрнәк алырга өйрәнсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев