Тормыш зирәклеген бирер буын ул
1 октябрь – Халыкара Өлкәннәр көне билгеләнә. Кемнәр соң алар – өлкәннәр? Бу категориягә 60 – 75 яшьлекләр карый. Ә 76 яшьтән башлап, гафу итәсез, инде «картлар» төркеменә керәсе икән.
Ә шулай да, паспортта күрсәтелгән еллар белән кешенең эчке дөньясы, миңа калса, икесе ике нәрсә. Сиксәндә дә күңелләре яшь калып, актив тормыш алып баручылар җитәрлек һәм кырык яшьтә үк дөньяга кызыксынуың бетеп, яшәү дәртең сүнәргә мөмкин. Ничек кенә булмасын, тормыш тәҗрибәсе, зирәклек туплаган өлкәннәр бу дөньяда бик кирәк һәм алар хөрмәткә лаек.
Өлкәннәр, дигәч, күз алдыма мин әле бала һәм яшүсмер вакыттагы авылыбызның ак яулыклы әбиләре һәм берничә генә бабае күз алдыма килә. Йорт саен, диярлек «аптый»лар (апа яки әби диеп әйтеш юк, исемнәреннән соң аптый сүзен куллана идек) бар, ә безнең урамдагы бабайлардан 6-7сен генә хәтерлим. Ул вакытта балалар күзлегеннән караганда бик картлар булып күренсәләр дә, аларның нәкъ менә шушы «өлкән» категориягә кергәннәрен хәзер аңлыйм. Әлбәттә, күбесе төп нигездә калган улы гаиләсе белән яши иде, әмма ялгыз көн күрүчеләре дә булды. Бернинди социаль ярдәм дә, хәзергедәй махсус бәйрәмнәре дә юк иде аларның. Үз көннәрен үзләре күрделәр.
Соңгы көннәренә кадәр тавык булса да асрадылар. Ә кизләүдән су ташу, идәннәрен юу, керләрен чайкап кайту – безнең кебекләргә хәтта кызык һәм күңелле иде. Әле тагын бер ярдәмебез тигән икән – мунча кертә идек. Өч-дүрт әби белән керүем исемдә. Аларга су ясап тору, аркаларын, аякларын юкә мунчала белән ышку, аннары оекларын, аяк киемнәрен киертү һәм алыштырган киемнәрен, комганнарын күтәрешеп, өйләренә җитәкләп озату керә иде моңа. Әй, рәхмәтләр укый иделәр! Аннары, биби саклый идек. Безнең очның һәр йортындагы әби, кемнәрдә дәү әниләре юк – бала-чага, авыл уртасыннан аккан Бия елгасының аръягындагы тигезлектә оя-оя каз бәбкәләре сак лыйбыз. Менә шунда утырганда өлкән буынның безгә биргән киңәшләре, акыл, үгет-нәсихәтләре, менә сезнең белән шулай булмасын дип сөйләгән гыйбрәтле хәлләре бүген дә истә. «Суга чүп-чар, кирәкмәгән таш та атмагыз, Су иясе каргар, сырхау алырсыз. Кирәкмәгәнгә чирәм йолкымагыз, Җир-ананың чәче ул. Агач ботакларын сындырмагыз, ул аның куллары» һ.б. кебек сүзләре белән кирәкмәгән эшләрдән тыйдылар.
Ә апа әйтә иде, элек күрше Зәйнәп аптый «праукада» (тыкрык) чирәмгә урам балаларын үз тирәсенә җыеп, Коръән китабы укый иде дип. Өлкән буын безне өйдә генә түгел, шулай итеп урамда да, адым саен, дип әйтер идем, тәрбияләгән. Шуңа да авыл халкының аларга карата ихтирамы зур иде. Мин ул ак яулыклы әбиләрнең беркайчан да үзара тавыш күтәреп әйткәләшкәннәрен хәтерләмим. Безне дә кычкырып әрләмиләр, ә кырысрак, әмма тыныч кына шелтәли иделәр. Каты сүзләр әйтеп, каргаганнарын да белмим. Ә күршебез Бибинур апаның барлык әрләү сүзе «бәхетең артсын!»нан узмады.
Ачуының никадәр көчле икәнен интонациясеннән генә аңлый идек. Аннары, җәйге каникулларга берәр генә түгел, шәһәрдән өчәр-дүртәр онык кайта иде дәү әниләре янына. Һәм алар җәй ахырында әти-әниләре алырга кайтканда авыл балаларыннан аерылмыйлар, ә иң мөһиме – татарча өйрәнгән булалар иде. Чөнки ул заманда хәзерге кебек дәү әниләре дә, авыл балалары да вата җимерә русча сөйләшеп маташмады. Сөйләсәң – сүз, төртсәң – күз инде... Максатым бүгенге олы яшьтәгеләрне тәнкыйтьләү түгел, бары тик 1 октябрь якынлашкач, үземнең үсмер чактагы өлкән буын ның искә төшүе генә иде. Нәрсә әйтим тагын? Үзебезгә дә алар кебек үрнәк булу һәм бүгенге өлкән буынга күңел күтәренкелеге, сәламәтлек насыйп итсен. Иң мөһиме – йөрәгегез яшь булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев