Тормыш сынаудан тора
Җанның елап торган чаклары була...
Беркемгә кирәк булмавың –
Иң куркынычыдыр дөньяда.
Ялгызың басып торасың,
Ә күпме кеше тирә-ягыңда.
Синдә беркемнең эше юк,
Кызыксынмыйсың син дә.
Үз эчеңә кереп бикләнәсең,
Кертмисең анда берсен дә.
Тоташ кара тапка әйләнеп,
Барлык үткән тормышың,
Караңгылык эченә чумасың,
Авыр уйларга тула башың.
Кайчакларда бер сәбәпсез,
Күзгә мөлдерәмә яшь тула.
Күз яшьләрсез, җанның гына
Елап торган чаклары да була.
Кызганып тормый язмыш,
Сындырыплар сине сыный.
Сызландырып, елаттырып,
Бөгәрләп каты җиргә сылый.
Ә үзе читтән күзәтеп тора:
Аягыңа баса алырсыңмы?
Йөреп китәрсеңме кабаттан,
Әллә җирдә ятып калырсыңмы?
Очарыңа ярты адым калып,
Упкынның кырыйларында,
Көч-хәлләргә түзеп торган
Чаклар да була дөньяларда.
Шулчак нәни генә бер кош,
Очып килә дә синең яныңа,
Йөрәгеңә яшәү көче өсти,
Өмет бирә өметсез җаныңа.
Упкыннарның төпләренә
Ирек бирми сиңа егылырга.
Элеккедән дә ныграк итеп,
Торгызып бастыра аягыңа.
Күңелеңдә ышаныч уятып,
Ала кочаклап иңнәреңнән:
«Дөнья бит шундый матур,
Курыкма, мин синең белән!»
Язмыш башың сыйпап кына
Тормый шул, җәеп кочаклар.
Һәркемнең дә буладыр ул,
Шундый кош кирәк чаклар.
Роза Гыйльфанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев