Торак йортта ачылган кафедан котылу чарасы бармы?
– Мин яши торган йортның беренче катында кафе ачтылар. Коточкыч бит бу! Антисанитариядән фатирларда таракан һәм күселәр пәйда булды. Даими акырынулар, сугышулар. Җәй көне тәрәзәне ачарлык түгел. Нинди дә булса бәйрәмне билгелиләр һәм күпчелек вакытларын урамда уздыралар. Участковый әйтә, җитте, зарланмагыз ди. Ә кафе хуҗасы әйтә, кешеләр ял итәргә килә, ди. Кафе төнге уникегә кадәр эшли. Кичке уннан соң алкогольле эчемлекләр саталар. Властьтагыларның исе дә китми. Гаделлекне каян табарга?
– Берничә инстанциягә күмәк шикаять языгыз. Мәсәлән, Роспотребнадзор һәм шәһәр прокуратурасына. Шулай ук, сезнең зарларыгызга (әгәр дә язган булсагыз, монда телдән әйткәннәрегезне исәпкә алмаячаклар) колак салмаган участок уполномоченныеның бернинди дә чара күрмәве турында эчке эшләр бүлеге җитәкчесенә җиткерсәгез дә комачауламас. Әгәр дә инде бу шикаятьләрегез дә җавапсыз калса, кафе хуҗаларыннан, аларның бурычларына кергән, кичке сәгать уннан соң җәмәгать тәртибен саклауларын таләп итеп судка мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев