Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсеше уртача 9%тан артмаячак, яңа тарифлар 1,5 елдан артык вакытка гамәлдә булачак

2022 елның декабреннән ТКХка тарифлар Татарстанның 29 муниципаль берәмлегендә аеруча сизелерлек артачак - анда гражданнарның ТКХ өчен түләүнең үсеш индексы 12% тан артмаска тиеш.

Сүз тугыз шәһәр, ун шәһәр тибындагы бистә һәм ун авыл җирлеге турында бара, дип хәбәр итә ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев.

«Республиканың күпчелек муниципаль берәмлекләрендә арту 9%тан узмаячак. Билгеләнгән индекс кысаларында бер коммуналь хезмәткә тариф икенчесеннән шактый аерылып торырга мөмкин. Билгеле нокта мәсьәләләрен хәл итү өчен РФ Хөкүмәте билгеләгән тайпылышны куллану мөмкин", - дип аныклады белгеч.

Азнакай, Арча, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Иннополис, Чаллы һәм Түбән Камада тарифлар аеруча сизелерлек артачак.

Шулай ук Аксубай, Алексеевск, Җәлил, Карабаш, Кама Тамагы, Тенеш, Карамалы Тау, Түбән Мактама, Балык Бистәсе һәм Урыссу бистәләрендә яшәүчеләр дә артуны сизәчәк. Рөхсәт ителгән тайпылышлар кулланылганучылар арасында - Красный Бор, Яңа Чишмә, Афанасовское, Красный Ключ, Әпсәләм, Дим-Тамак, Октябрьский, Осиново, Габишево һәм Комлы Кавал авыл җирлекләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев