Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәмәке гомерне кыскарта

Тәмәке тарту-тартмау һәркемнең шәхси эше.

Чыгымнар тотып, сәламәтлеген какшата, шуннан үзенә канәгатьләнү алган кешегә сүз әйтеп тә булмый кебек. Әмма, кызганычка, таяк ике яклы: канәгатьлек аласың – сәламәтлек кими, тирә-юньгә зыян саласың – җитештерүчеләр һәм сатучылар табыш ала. Нәтиҗә ясап була, әгәр бик теләсәң. Бәлки кемгә дә булса, бүгеннән нәтиҗә ясарга вакыттыр. Тәмәкене ташлау, бервакытта да соң түгел.
Җир йөзендә тәмәкене ташлаучылар күбәйсен һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен ел саен май ахырында Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне бил геләнә. Белгечләр үлем белән тәмамланган үп кә рагының – 90, хроник бронхитның – 75, йөрәк өя нәгенең 25 процентында тәмәке сәбәпче булуын әйтә. Россиядә ир-атларның – 65, хатын-кызларның 30 проценты тәмәке тарта. Болар – го мерләрен үз теләкләре белән 10-15 елга кыскартучылар.
Бу начар гадәткә үсмерләр өй рә нүе аяныч. Америка галиме Гуль исәп ләвенчә, тәмәке тарткан үсмерләрнең, тартмаучыларга караганда, хәтер ныклыгы – 5, ятлау сәләте – 4,5, исәпләү сә ләте 5,5 процентка ким. Аларның 50 проценты начар укый. Һәр сигарет 15 минутлык гомерне кыскарта, ди галимнәр. Көненә биш сигарет тарткан кешенең эшкә сәләтлелеге 40 процентка кимүе билгеле. Тәмәке тартучылар, тартмаучыларга караганда, юл һәлакәтенә ике тапкыр ешрак очрый.
Тәмәке составына организм өчен 30дан артык зарарлы матдә, органик кислоталар, никотин, углерод окисьлары һәм башка агулы элементлар керә. Аның ике пачкасында кешене үлемгә китерә алырлык никотин бар, тәмәке тартучы аны берьюлы кулланмаудан гына исән кала.
Никотин организмга зур концент рациядә эләгеп, нерв системасын зарарлый. Үзәк нерв системасы күзә нәкләренең һәлак булуыннан хәтер тиз зәгыйфьләнә, эшкә яраклылык кими, системалы гомуми авыру барлыкка килә. Никотин канга адреналин бик кискен ташлануга, артериаль кан басымы күтәрелүгә китерә. Тәмәке төтене канга эләгеп, гемог лобин белән кушыла һәм кислород концентрациясен киметә, шуңа күрә тәмәке тартучының организмы хроник кислород ачлыгы хәлендә була. Озак тартучы ир-атларда импотенция барлыкка килә. Андыйларның бөер, бронхлар, үпкә, ашказаны һәм башка органнар онкологиясе белән еш авыруы билгеле чынбарлык.
Россия тәмәке тартуның максималь санын алган илләр арасында дүртенче урында тора, аңардан алда – Кытай, Һиндстан һәм АКШ. Әмма соңгы елларда РФдә, кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә, тәмәке тартучылар саны берникадәр кимегән. Тәмәкене ташлау җиңел түгел, күпчелек очракта ул көчле бәйлелек тә. Шуңа күрә кешенең тәмәке тартудан баш тартуы сәламәтлек өчен дә әйбәт һәм шулай ук икътисади файда китерәчәк.

Тәмәкене ничек ташларга?
Тәмәке тартуның бөтен куркынычы шунда ки, зыян һәм авырулар шунда ук сизелми. Тартучылар тәмәкенең зыяны турында хәбәрдар булса да, зарарлы гадәтне ташларга теләми яки ташлый алмый.

Тәмәкедән баш тарту сәбәпләре:
 Медицина ягыннан – йөклелек, авырулар, организмның гомуми хәле начарлану.
 Сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләге – спорт, дөрес туклану, диета.
 Икътисади – тәмәке продук циясе нең бәясе арту, гаилә бюджеты кимү.
 Тәмәке тартмаучы якыннары ның, дусларының басымы.

Белгеч киңәшләре:
 Тартуны ташлау сәбәпләрен күрсәткән текст язып, аны күренеп торган урыннарга урнаштырырга.
 Тәмәкене хәтерләткән барлык әйберләрне яшереп куярга.
 Тәмәкене көнбагыш, чикләвек, җиләк-җимеш кебекләргә алмаштырырга.
 Спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга, күбрәк су эчәргә һәм В1 витаминына бай азык-төлек ашарга – бу тәмәке турындагы уйлардан арынырга, артык авырлык җыймаска мөмкинлек бирә.
 Көн тәртибен төзергә – көн буе, начар гадәткә әйләнеп кайтмау өчен, «минутлап» язылырга тиеш.
 Хобби табу – кул хезмәте, мәсә лән, агач белән эшләү, чигү, ремонт һәм башкалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев