Түләүләр керемгә карап билгеләнә
1 июльдән ай саен бирелә торган яңа пособиеләргә гаризалар кабул итү башланды.
Яшел Үзән Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, 1 июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән алып 16 тулган балалары булган гаиләләргә яңа айлык пособие бирүгә гаризалар кабул ителә. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) яки яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.
«Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» федераль законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, яңа түләүләр әтисе яки әнисе генә тәрбияләгән яки суд карары белән алимент билгеләнгән, әмма гаилә ниндидер сәбәпләр аркасында аны алмаган яисә алып та мохтаҗлык кичергән гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек балаларга, шулай ук йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасына исәпкә баскан хатын-кызларга бирелә.
Ике түләүнең дә күләме төбәктә бил геләнгән яшәү минимумына нигезләнә. Тулы булмаган гаилә ләргә акча түләүгә килгәндә сүз бала ның яшәү минимумының 50 проценты, ә йөклелек буенча түләүдә – эшкә яраклы өлкәннәрнең яшәү минимумының 50 проценты турында бара.
Безнең республикада әнисе яки әтисе генә булган гаиләләргә түләү һәр балага 4 997,5 сум тәшкил итә (Татарстан Республикасында бала өчен яшәү минимумы – 9 995 сум), ә йөкле хатын-кызга – 5 311 сум (эшкә яраклы кешенең яшәү минимумы – 10 622 сум).
Дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать иткәндә бары тик гариза бирү генә җитә, алга таба Пенсия фонды хезмәткәрләре барлык кирәкле мәгълүматны ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә алачак. Гаризаны карау статусы турында хәбәрнамә шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында да барлыкка киләчәк.
Әгәр гариза Россия Пенсия фондына килеп шәхсән бирелгән булса, уңай хәл ителгән очракта, акча закон белән билгеләнгән срокта гариза бирүчегә өстәмә хәбәр итмичә генә күчереләчәк. Пособие билгеләүдән баш тарткан очракта, мондый карар кабул ителгәннән соң бер эш көне эчендә мөрәҗәгать итүчегә аргументланган нигезләмәсен күрсәтеп, хәбәрнамә җибәрелә.
Гаилә кеременең күләме пособие ләр алу өчен мөһим шарт булып тора. Кагыйдәләр буенча ул җан башына яшәү минимумыннан артмаска тиеш – Татарстан Республикасы буенча 9955 сум. Пособие гаиләнең бөтен табышын һәм мөлкәтен һәм шулай ук «Нульле керем» кагыйдәсен исәпкә алган комплекслы бәяләүне кертеп билгеләнә.
«Нульле керем» төшенчәсе айлык түләүләрне билгеләү өчен нинди дә булса керем төре: хезмәт хакы, пенсия, стипендия, бизнес алып бару яки үзмәшгульлек керемнәре, авторлык гонорарлары булырга тиеш дигән сүз.
Әгәр дә исәп-хисап чорында мондый түләүләр булмаса, гаиләгә «Нульле керем»нең нигезле сәбәбе юк икән, түләү хокукыннан баш тартачаклар.
«Нульле керем»нең нигезле сәбәпләре:
- өч яшькә кадәр бала карау;
- инвалидны, инвалид баланы яки 80 яшьтән өлкәнрәк кешене карау;
- 23 яшьтән яшьрәк гаилә әгъзаларының көндезге укуы;
- 3 айдан озаграк дәвалану;
- армиядә хезмәт итү һәм өч айлык демобилизация чоры;
- ирегеннән мәхрүм ителү һәм азат ителгәннән соң өч ай;
- бердәнбер әти-әни (берсе үлгән, хәбәрсез югалган яки документларда күрсәтелмәгән);
- эшсезлек, әмма мәшгульлек үзәгендә теркәлгән вакытта 6 айдан да артык түгел;
- күп балалы гаилә ата-анасы.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җитди сәбәпләрнең чорлары бергә исәпкә алына. Бу күпмедер вакытта аларның берсенең гамәлдә булуын күрсәтә, алга таба – башкасы. Шуңа күрә, 12 айның 10 ае эчендә «Нульле керем»нең сәбәбен раслау мөһим шарт булып тора. Ул вакытта түләүдән баш тартылмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев