Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның тагын 86 очрагы ачыкланды
Яшел Үзән районында - 3 кеше йоктырган.
Татарстанда тәүлегенә коронавирус белән авыручылар саны 86 кешегә җитте. Бу хакта бүген, 22 гыйнварда, төбәкнең оператив штабы хәбәр итә.
Тәүлек эчендә ике бала һәм 60 яшьтән өлкәнрәк 40 тан артык кеше авырый башлаган.
82 кеше терелеп, "больничный"ларын япкан.
Инфекция йоктыручылар 22 муниципаль берәмлектә ачыкланган. Тәүлек буенча иң зур үсеш Казанда теркәлгән, анда тагын 40 авыру очрагы теркәлгән. Моннан тыш, куркыныч вируслы тагын 14 пациент Чаллыда. Шулай ук өчәр СОVID-19 очрагы Буа, Яшел Үзән, Чистай районнарында ачыкланган. Башка 17 районда һәм төбәк шәһәрләрендә инфекцияләүнең бердән алып ике фактына кадәр теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев