Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның тагын 85 очрагы ачыкланды

Бер татарстанлы авыруны сәфәрдә йоктырган, элек инфекцияле кешеләр белән элемтәдә булып, 84 кеше авырып киткән.

Бүген, 21 гыйнварда, төбәктә COVID-19 85 яңа очрагы расланды. Оперштаб мәгълүматы буенча, 30 кеше хастаханәгә дәвалану өчен ашыгыч тәртиптә китерелгән. Тагын 55е күрсәтмә буенча изоляциядә һәм барлык кирәкле медицина ярдәмен өйдә ала.

Авыручылар арасында ике бала һәм 60 яшьтән өлкәнрәк 40 кеше.

Моннан тыш, 85 очракның 84е ТР территориясендә контакт юлы белән авырый. Төбәкнең бер кешесе сәфәрдән вирус алып кайткан.

Соңгы 24 сәгать эчендә COVID-19 коронавирусы очраклары төбәкнең 16 муниципалитетында теркәлгән. Иң күп сан Казанда (47), Норлат районында (7), Чаллыда һәм Түбән Кама районында (5әр).
Яшел Үзән районында 2 яңа очрак теркәлгән. Тагын 12 районда һәм шәһәрдә бердән алып дүрткә кадәр инфекцияле кеше ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев