Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның тагын 29 очрагы ачыкланды
9 яңа пациент хастаханәгә озатылган, калган 20се өйдә дәвалана.
19 июльдә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның тагын 29 очрагы ачыкланды, дип хәбәр итә төбәкнең оператив штабы. 9 яңа пациент хастаханәгә озатылган, калган 20се өйдә дәвалана. Йогышлы инфекция таралу ихтималы төбәк эчендә ачыкланган, бер очрак читтән килгән.
Аларның 12се Казанда, өчесе Арчадан, икешәр кеше Әлмәт һәм Лениногорск районында теркәлгән. Тагын берәр инфекция йоктыручылар Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Саба һәм Спас районнарынан.
Хәзерге вакытта Татарстанда COVID-19 вирусыннан 1056 кеше дәвалана. Пандемиянең бөтен чорында 27 үлем очрагы теркәлгән. Авыруның корбаны 28 яшьтән алып 82 яшькә кадәрге кешеләр булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев