ТКХ хезмәтләре өчен вакытында түләмәсәң, пенялар яки штрафлар булырга мөмкинме
Сорау-җавап
Мин ТКХ хезмәтләре өчен вакытында түләмәдем, командировкада булдым. Миңа моның өчен ниндидер пенялар яки штрафлар булырга мөмкинме?
– Барысы да сезнең түләүне нинди вакытка тоткарлаганыгызга бәйле.
Россия Федерациясе Торак Кодексының 155нче маддәсенең 14нче өлешенә ярашлы рәвештә, торак урыны өчен түләүне вакытында яисә тулысынча кертмәгән милекчеләр неустойка – пеня түләргә тиеш:
- беренче 30 көн соңга калу өчен пеня билгеләнми;
- 31 көннән 90 көнгә кадәр түләнмәгән бурычлар суммасына РФ Үзәк Банкының рефинанслау ставкасының 1/300 күләмендә пенялар исәпләнә;
- 91 көн һәм аннан да күбрәк бурыч суммасына РФ Үзәк Банкының рефинанслау ставкасының 1/130 күләмендә пеня түләнмәгән һәр көн өчен исәпләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев