Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үткәннәр сагындыра

Менә, ишелеп-ишелеп яуган карлары белән, Яңа ел бәйрәмнәре килеп, үтеп тә китте.

Кышның җитүен бала-чага гына түгел, үзем – карт әби дә көтәм әле. Дөньяны ап-ак итүе үзе бер матурлык, сафлыкка төрә. Үткән, гамьсез балачак кышын искә төшерә, сагындырып, күңелне яшәртеп җибәрә кебек.

Бүгенге балалар белән үзе безнең балачакны чагыштырырлык та түгел инде. Кием-салымы да, чана-чаңгысы да башка, шуа торган тавы да, уеннары да үзгә. Тау шуа торган балалары да чебен тимәс «чер» итәрләр, әз генә егылсалар да еларга торалар. Хәер, еламаслык та түгелдер – бик кадерлеләр бит алар, елап куркыта торганнар. Ә безнең чор балалары егылсалар да, сугышсалар да – урамдагы хәлләрне өйгә алып кайтмыйлар иде. Киемнәребез дә энәдән-җептән чыккан түгел, олылардан калган кием. Шуа-шуа кар белән юешләнеп, ката һәм салгач басып тора иде ул бишмәтләр. Чаналарыбыз да чыдам иде, Кәвәл базарыннан чувашлардан сатып алган чаналар. Күп балалы йорт балалары тирес түгә торган үрәчәле чаналарга төялеп шуа иде.

Катык Әминәсенең чанасына кызыга идек инде, аныкы тимер торбадан, яхшы, оча гына! Гаястин абыйның чана шуарлык 3-4 баласы, аларга чана каян җитсен?! Бала-чага гомер фантазер ул, җаен таптылар Фәрит-Гөлсинә-Гөлфирәләр. Озын урындыкның төбен боз белән катырдылар да, урындык белән рәхәтләнделәр шуып.

Акъегеттә укыган чакта чаналарга көндәшлек – коньки чаналар чыкты. 3 конькины өчпочмак рәвешендә беркетеп, такталап, рульләп ясыйлар. Аңа 2-3 малай ятып шуалар иде. Безнең як бала-чагасы Кәбүч тавыннан, Әмир тавыннан шуалар, шундый зур тизлек белән төшеп, күпер астына киткән чаклар да була иде. тик имгәнү – яралануларны хәтерләмим. Саз буе малайлары Шәпи тавында шуып рәхәт ләнде.

Чаңгылар бик күп балада юк, чөнки кыйммәт. Мәктәп чаңгысы белән дә шуып булмый, сындырсаң – түләргә ки рәк. Акъегеткә укырга Нурия, Зөфәр, Хәнифләр гел чаңгы белән йөриләр иде. Чаңгыда чабарга итеге дә чаңгы бавына чаклы таман кирәк бит әле аның, олтанлы итек бауга сыймый да, авыр да.

Безнең Кәбүч тавында чана шундый яхшы «оча». Чөнки тау боз гына, бөтен кеше шуннан су, атлар чана белән фермага келәттән фураж ташый. Ялтырап тора Кәбүч тавы! Ул вакытта тау буе гөрли иде: шау-шу, чыр-чу, бала-чага тавышы, судан кайтучы апаларның әрләве, чөнки чанасын борып өлгермичә, судан кайтучыны бәреп егып, тулы чиләкләрен «очырган» чак лар да булгалый. Яшь-җилкәнчек егетләр кич (караңгы төшкәч) фермадагы ат чаналары белән Кибет тавын шуып төшәләр иде.

Балалык – балалык инде ул. Аның үз дөньясы, үз шөгыле, үз маҗаралары. Мин бүгенге балаларны, уеннарын күзәтәм. Бөтен әйберләре бар аларның: киемнәре дә, чаналары да, ботинкалы чаңгылары да. Тик без шуган таулары юк, шау-гөр китерерлек балалар аз.
Кәбүч тавы да, Әмир тавы да тып-тын. Кибет тавы асфальтлы, чана шумаслык. Ярый әле, рәхмәт, Рафикъ абыйлары Бәхтияровтан бүләк – хоккей мәйданчыгы төзелеп калды. Көндез (бөтен авылга 10-12 бала бар) балалар, кичен яшьләр шунда хоккей уйный. Ял көннәрендә бераз арталар, шәһәрдән кайтып, шунда уйныйлар.

Хәзер рәхәтләнеп боргалый торган чаналары да аз бит, әллә нинди «ватрушка»лар чыгардылар, ни утыра алмыйлар, ятсалар – төшеп калалар.
Бала-чагасы булса, авылдагы тау буйлары җанланыр иде дә... Тик, нишлисең? Заманы башка...

Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы – Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев