Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Тире яман шеше буенча куркыныч төркемендә кемнәр тора?

Нормада тире күзәнәкләре даими рәвештә яңарып тора. Ләкин кайчак, ультрашәмәхә нурланыш, генетик үзенчәлекләр яки организмдагы тайпылышлар тәэсирендә алар мутацияләнә. Нәтиҗәдә, тире күзәнәкләренең табигый тереклек циклы бозыла. Алар контрольсез бүленә башлый һәм вакыт узу белән яман шеш барлыкка китерә.

Статистика буенча, Россиядә тире яман шешенә барлык яман шеш авыруларының 12 проценты тирәсе туры килә, һәм бу сан елдан-ел даими үсә. Тире яман шеше төрләре, аның балыкка килү сәбәпләре, куркыныч төркеменә караган кешеләр турында Республика клиник онкологик хастаханәсе табиб-онкологы Раил Зиннуров белән сөйләштек.

- Раил Рамилевич, тире яман шеше барлыкка килүнең төп сәбәпләреннән берсе – ультрашәмәхә нурларның тискәре тәэсире икәнен беләбез. Шулай булгач, актив кояшлы җәйдән соң сезнең профильдәге пациентлар саны да артадыр?
 
- Җәй көне өлкәннәрнең күпчелеге бакчаларга юл ала. Без, табиблар, шуның белән бергә хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр кимүен көтәбез. Ашказаны, үпкә, эчәклек яман шеше табылу очраклары бу чорда, чыннан да, азая. Ә менә тире яман шеше җәйгә, киресенчә, үсеш ала. Бигрәк тә июль-августта пациентлар санының артуын күзәтәбез. Димәк, язгы, җәйге кояш бу төр онкологик чирләрнең күбәюенә сәбәпче булуын ачыктан-ачык әйтә алабыз.
 
- Тире яман шешенә китергән сәбәпләр арасында тагын ниндиләрен атарга мөмкин?
 
- Кояш нурларының зыянлы тәэсиреннән тыш, бу төр яман шешенә яшь белән бәйле үзгәрешләр, иммунодефицит һәм хроник стресс сәбәпче булып тора. Соңгысы бигрәк тә барлык төр яман шешләргә этәргеч биргән төп факторның берсе. Пациентларыбыздан да һәрчак стресс кичермәдегезме, дип сорыйбыз. Һәркайсының диярлек тормышында ниндидер тискәре хис-кичерешләр булган. Әйтик, күптән түгел генә шуның ачык мисалын күзәтергә туры килде. Бер апада борын базалиомасы (базально-клеточный рак) табылып, аңа операция ясаган идем. Ул уңышлы гына узды, апа озак вакыт ремиссиядә иде. Әмма күптән түгел мошенниклар аның акчасын урлап, ул зур стресска дучар булган. Нәтиҗәсе – чирнең кире әйләнеп кайтуы. Өч-дүрт көн эчендә борынында яман шеш яңадан үсеп чыга.
 
- Тире яман шеше буенча куркыныч төркемендә кемнәр тора?
 
- Безнең кабинетта иң еш пациентлар ул – өлкәннәр. Күп өлеше 55-60 яшьтән өстәгеләр. Яшьләр сирәк. Әгәр дә инде безгә яшь кеше килә икән, ул йә чит илдән чит илгә йөреп, кояшта кара янганчы кызынырга яратучы, яки солярий белән мавыгучы кеше. Солярийлар бигрәк тә тискәре йогынтысы белән билгеле. Ихтыярымда булса, мин аларны, гомумән, тыяр идем.
 
Барыннан бигрәк ак тәнле кешеләр, ачык һавада күп булучы һөнәр ияләре – көтүчеләр, төзүчеләр, юл салучылар кояштан сакланырга тиеш.
 
- Тире яман шеше башка төр онкологик чирләр арасында нинди урында тора? Күбрәк хатын-кызлар авырыймы, әллә ир-атлармы?
 
- Статистика гел үзгәреп тора. Яман шеш төрләрен җенес буенча аерып карасаң, дөресрәктер. Хатын-кызлар арасында күкрәк яман шеше өстенлек итә, ир-атларда – мәни бизе яман шеше. Тире яман шешен алсак, ул хатын-кызлар арасында күбрәк очрый. Чөнки нәкъ менә өлкән яшьтәге апалар кояшта еш була – алар базарларга йөри, көннәр буе бакчадан керми. Бабайлар исә күбрәк өйдә ял итеп яталар. Аннары ир-атлар иртә үлеп тә китә бит. Тире яман шеше куркынычы арткан яшькә җитәргә өлгермиләр. 60-65 яшен тутырганчы инсульт-инфарктан китеп баралар. Ә хатын-кызлар озаграк яши, шуңа күрә безнең пациентлар арасында да алар күпчелек.
 
- Тире яман шеше ешрак тәннең нинди урыннарында барлыкка килә?
 
- Тире яман шеше кояш нурларының йогынтысы күбрәк булган җирләрдә барлыкка килә. Бит, муен, кул чуклары... Иңбашлары, җилкә, аякларны, гәүдәне кием саклый, шуңа күрә ул җирләрдә тире яман шеше локализациясе дә сирәгрәк.
 
- Тире яман шеше берничә төргә бүленә. Шулар арасында иң куркынычы кайсысы?
 
- Иң куркынычы – меланома, шуннан – плоскоклеточный, аннары базальноклеточный рак. Меланома төсе, формасы һәм үсеш тизлеге белән аерыла. Ул гади миң сыйфатында яшеренә. Әгәр дә тәндәге миң формасын үзгәртә, зәңгәр-кара төскә керә икән, бу шик уятырга тиеш. Ярты ел эчендә меланома бер сантиметрга кадәр үсәргә мөмкин. Ул теләсә кая метастазалар җибәрә – баш миен дә, сөякләрне дә, органнарны да зарарлый ала.
 
Плоскоклеточный рак ул, күпчелектә, кутыр белән катланган гади бетчәне хәтерләтә. Сирәк кенә метастазалар бирергә мөмкин. Ешрак лимфа төеннәрен зарарлый.
 
Базальноклеточный рак чия төстәге ит үскән төсле була. Ул метастазалар бирми диярлек. Шуңа ул артык куркыныч түгел.
 
Тагын тире яман шешенең бер сирәк төре бар – саркома Капоши. Ул ешрак ВИЧ-инфекцияле кешеләрдә очрый.
 
- Тире яман шешен ачыклау өчен бүген нинди ысуллар кулланыла?
 
- Тире яман шешен ачыклау кыен түгел. Чөнки ул, башка яман шеш төрләреннән аермалы буларак, шунда ук күзгә күренә. Кайчак диагноз кую өчен пациентны карау да җитә. Әгәр дә яман шеш кечкенә икән, безнең зурайта торган дематоскоп бар – шуның белән карыйбыз. Шик туса, пункция, соскоб алабыз. Әгәр дә инде алай да төгәл билгеләп булмый икән, операциягә җибәрәбез. Тукымалар кисеп алынып, гистологиягә җибәрелә. Шунда инде төгәл диагноз куела.
 
Иң авыры предракны, әйтик, диспластик невусны ачыклавы. Менә монысында инде тәҗрибә кирәк.
 
- Ә гади поликлиникада табиблар тире яман шешен ачыклауда никадәр тәҗрибәле?
 
- Бүген Казанның һәр поликлиникасында диярлек онколог кабинетлары бар. Әмма алар тире яман шешен белеп бетерми. Ниндидер тире авыруын очратты икән, шунда ук кешене безгә юлларга ашыгалар. Бу, бер карасаң, яхшы да кебек. Әмма хастаханәнең дә, табибларның да кабул итү мөмкинлекләре чикле. Нигезләнмәгән юлламалар аркасында чиратлар барлыкка килә. Ә бу чыннан да тире яман шеше булган кешенең безгә эләгүен кичектерә. Район хастаханәләрендә исә табиб-онкологларга тел-теш тидерерлек түгел. Алар бик яхшы эшли, белгечләрнең тәҗрибәләре зур.
 
- Бүген бик күпләр кабарып торган миңнәрне алдыра. Алар дөрес эшлиме?
 
- Мин моны дөрес дип саныйм. Әгәр дә ул кешегә комачаулый, гел зарарлана икән, аны алдырсаң, яхшырак. Әмма миңне, беренчедән, дөрес алдыру мөһим. Икенчедән, организмнан нидер алына икән, аны гистологиягә җибәрергә кирәк. Меланомага охшамаган очракта да, 2-3 проценты меланоманың пигментсыз формасы булуы ихтимал. Үзем дә миңнең невус булуында шигем булмаса да, гистологиягә җибәрәм. Ул меланоманың башлангыч стадиясе булмавын төгәл берәү дә әйтә алмый. 
 
- Тире яман шешен булдырмау өчен нинди чаралар күрелергә тиеш?
 
- Иң мөһиме – куркыныч факторларын юк итү. Кояшта азрак булу, кызынудан тыелу, солярийлардан баш тарту... Кояшта озак булырга туры килә икән, SPF кремнар кулланырга кирәк. Аларны да бары тик даруханәләрдән генә алырга киңәш итәм.
 
Аннары күпләрдә дефицитта булган Д, Е витаминнары эчсәң яхшы. Шулай ук тире өслеге синтезында катнашкан А витамины, коллаген эшләп чыгаруга ярдәм иткән С витаминын даими эчеп тору тирегә уңай йогынты ясаячак. 

Гүзәл Камалова. Шәһри Казан
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев