Тиле яшьлекне кызганам, балалар табып, үстереп, тулы-матур гаилә булып яшәүгә ни җитә
Балалар – бәхет ул
Хастаханәдә терапия бүлегендә ятып чыктым. Ул шундый урын, бер белмәгән кеше белән сөйләшеп китәсең. Мин үзем бик җиңел аралаша башлыйм, шуңадыр башкалар да ачылып китә. Бу юлы менә палатадан чыгып, коридорда утырып торганда, кушеткага бер ир килеп утырды. Сүз артыннан сүз чыгып, гаиләсе, балалары турында сораштым, без олы яшьтәгеләр кызыксынучан бит. Аның сөйләгәнен газетага язарга булдым. Ирләр колагына керер, бәлки. Яшь чагында юләр сатып йөреп, аннары үкенеп утырмасыннар, дим. Ничек сөйләде, шулай язарга тырышам.
...«Бәхетнең балаларда булуын илленче яшем киткәч кенә аңладым. Яшь чагымда бөтенләй башкача уйлый идем. Чөнки улым тугач та елак булды, гел акыра да акыра. Бөтенләй йокламый иде! Хатын бала елавына тиз ияләште, ул аның өчен шулай булырга тиеш кебек иде ахры. Ә минем торып эшкә барасым бар. Атналар буе йокысыз төннән соң, машинада яши башладым дияргә була, чөнки өйдә торырык түгел, гел елау, бала әйберләре һәм башкалар.
Хатынымны яратсам да, бала алып кайтырга ризалык биргән көнне сүктем. Гел акыру-елаулардан башым авырта башлады, нервный тик башланды. Шунда үземә уйладым: башкалар дип үзеңне болай корбан итәргә ярамый, минем гомерем бер генә.
Өйдән чыгып киттем һәм фатир арендаладым, гәрчә яшәгән фатирыбыз минем өйләнгәнче үк алган торагым булса да – бөтен нәрсәне аларга калдырдым. Баргалап йөрдем. Улым гел акыра, үсә-үсә елаудан туктады, әмма бертуктаусыз улый иде, ун яшьләренә анысы да бетте, төрле җырлар көйләп йөри башлады. Аның психикасында бернинди тайпылышлар юк, бөтен яктан сәламәт үзе, менә шулай үз тавышын тыңлап йөри. Хатын белән минем өйдән чыгып китүем сәбәпле талаштык, әмма акчалата ярдәм итүдән туктамадым, гел биреп тордым.
Улым үсте һәм балигъ булу яшенә җиткәч, без аның белән шундый якынайдык. Уртак темалар, кызыксынулар. Озаграк күрешми торсак, аны сагынуымны аңладым, ә болай ике көнгә бер булса да яныма керми калганы юк. Бала яратырлык әти булу бик авыр дип уйлый идем. Чөнки ул бала вакытта без айга бер күрешә идек һәм мин аның мине әтисе итеп шулай якын итүенә өметләнмәдем дә. Шул сирәк күрешүләр вакытында мин аның күңелендә шатлыклы хисләр калдырганмын икән. Ул хәзер дә безнең икәүләшеп гаражда машина кабалаганны, балыкка барганны, мин биргән юк кына бүләкләрне дә яратып сөйли, искә ала. Әнисе аны бик каты тәрбияләргә тырышкан, ирек бирмәгән, беркая да алып бармаган, буш вакытларын бергә уздырмаган. Алар арасында әллә ни җылы мөнәсәбәтләр юк, чөнки улым аның янына барса, шул айга бер барадыр. Әмма мин аңа кисәтү ясыйм, ул синең әниең, үстерде, сине дөньяга китерде, дим.
Эх, әгәр дә яшьрәк чагымда хәзерге акылым булса, бәлки кызыбыз да туган булыр иде! Тиле яшьлекне кызганам, балалар табып, үстереп, тулы-матур гаилә булып яшәүгә ни җитә!..»
Бу хатымны гыйбрәт итеп яздым, менә шулай акыл кергәч үкенеп утырырлык булмасын. Яшь вакытта беркемнең дә елак бала, тормыш мәшәкатьләренә чумасы килми инде ул, әмма түзсәң – картлыгың балалар, оныклар белән шатлыклы була. Менә шул!
Кәүсәрия апагыз дип белерсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев