Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тикшерәләр, тикшерәчәкләр

15 августта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының контроль-инс­пекция бүлеге хезмәткәрләре респуб­ликаның халык куллануы товарларының бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг уздырган вакытта кайбер сәүдә нокталарында җитешсезлекләр тапкан.

Стационар түгел, киоск
Шушы бүлекнең җитәкчесе Рифат Сөнгатуллин сөйләвенчә, Күгеш авылында алкоголь продукциясенең  стационар булмаган сәүдә объектында сатылуы ачыкланган. Фундамент урынына кирпечләргә генә куелган металл киоскта киштәләр төрледән-төрле сыра эчемлекләреннән сыгылып торган була. Барлыгы 158 литр сыра сатудан алына.
– Шуны билгеләргә кирәк, – дип сөйли Рифат Сөнгатуллин. – Бу эшмәкәр 2013 елда да шундый ук закон бозганы өчен җәлеп ителгән булган инде.  Ул вакытта  эшмәкәрдән 17 литр сыра алынган. Аңа карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды.

Рейдлар дәвам итә
Алкоголь инспекциясенең конт­роль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре  суд приставлары белән бергә  алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар буенча салынган штрафларын түләмәүчеләргә даими рейдлар уздырып тора.
9 августта  Васильево бистәсендә шундый рейд булган.  Алар биш бурычлы кешенең яшәгән урынына барган.
– Практика күрсәтүенчә, мондый рейдларның файдасы тия, – дип аңлата контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Рифат Сөнгатуллин. – Күп вакыт бурычларны өлешчә, йә булмаса тулысынча түләттерү мөмкинлеге була. Аннан соң алар хәлнең җитдилеген аңлап, суд приставларына бурычларын түләргә үзләре килә. Шундый обходлардан соң безнең территориаль органга да килеп штраф түләү өчен квитанция тутыруны сораучылар була.

Белешмә өчен: Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турында Кодексында каралганча, административ штраф вакытында түләнмәсә, аның күләме икеләтә артырга мөмкин.  Әмма ул бер мең сумнан ким булмаска тиеш.  Яисә андыйларга  унбиш тәүлеккә кадәр арест салына, яисә 50 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җибәрелә. Шул ук вакытта штраф түләүдән дә азат ителмиләр. Шуңа күрә штрафны вакытында  түләү күпкә  әйбәтрәк.

Мөрәҗәгать һәм тикшерү

Дәүләт Алкоголь инспекциясенә  агымдагы елның 6 августында  Яшел Үзәннең Төзүчеләр проспектында һәм Комаров урамында  урнашкан кибетләрдә  документсыз-нисез сыра сатылуы,  кибетләрдә алтакталар булмавы, Россия Федерациясенең этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше турындагы законнарның  үтәлмәве турында  мөрәҗәгать килгән.
Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре  административ хокук бозылу буенча тикшерүгә сәбәпләрнең күп булуын истә тотып, административ эш кузгату турында  күрсәтмә чыгара һәм моның буенча административ тикшерү билгели.
– 13 августта Комаров урамындагы кибетне тикшергәндә, без полиция хезмәткәрләре белән документсыз сатуга куелган сыраны сатудан  алдык. Кибетнең алтактасы да юк иде, – диде Рифат Сөнгатуллин.
Әлеге мөрәҗәгать буенча конт­роль-инспекция бүлеге  тикшерүләрне  дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев