Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тиен малае Төенчек маҗаралары

31нче “Чишмә” балалар бакчасы тәрбиячесе Зәйнуллина Гүзәл балалар өчен тәрбияви һәм кызыклы әкият иҗат иткән. Сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле төркемдәшләребез. Йокларга ятар алдыннан балаларыгызга укырга менә дигән маҗаралы әкият.

Тиен малае Төенчек маҗаралары 

Катнашалар: 
Тиен малае Төенчек; 
Тиеннең Әнисе Тиенбикә; 
Әни төлке – Җирәнбикә; 
Төлке балалары; 
Хуҗа; 
Хуҗабикә; 
Тычкан балалары. 
Беренче күренеш 
(Урман күренеше. Агач куышында әнкә тиен балалары белән гөмбә киптерү белән шөгыльләнә) 
Әни тиен: Балаларым, тырышып эшләргә кирәк. Тиздән суык көннәр җитәр, кар-бураннар уйнар. Ризык юнәтер көннәр туктар. 
Төенчек: Һаман эш тә, эш. Бетмәде бу кышка әзерләнү чоры. Матур көннәрдә уйнап каласым килә. Туйдым эштән! 
Әни тиен: Юкны сөйләмә, балам! Кышның койрыгы озын. Хәзер уйнап йөрсәң, кышын ачлык күрерсең. Туганнарыңа үрнәк бул, тырышып эшлә. Син олысы. 
Төенчек: Төлкеләргә бик рәхәт әле. Кышка әзерләнгәннәре бер дә күренми. Уйнылар да көләләр, шат яшиләр. Төлке буласым килә. Китәм мин сездән. 
Әни тиен: Тукта, балам. Яхшылап уйла. Ахырдан үкенерлек булмасын. 
(Төенчек чыгып китә) 

Икенче күренеш 
(Төенчек урман буйлап бара, үз алдына сөйләнә) 
Төенчек: Менә, яхшы булды, битлекләр сатып алдым. Монысы төлкенеке, монысы песинеке. Хи-хи-хи... Килде матур көннәр миңа да. Уйнармын, көлермен, җырлармын һәм биермен. 
(Каршында төлке өне күреп ала. Тиз генә төлке битлеген киеп куя һәм ишеккә шакый) 
Җирәнбикә: Кем бар анда? Кем килгән? 
Төенчек: Бу мин, сезнең төлке туганыгыз. Күрше урманнан килдем. Сезне күреп, хәлләрегезне белешеп китим дидем. 
Җирәнбикә: Хуш киләсең, әйдә, кер туганым. 
(Төлке балалары Төенчекне урап алалар һәм әйләнеп бииләр) 
Хуш киләсең, әйдә кер, 
Өнебезне син дә күр. 
Хәзер чәйләп алырбыз, 
Ә аннан соң уйнарбыз. 
Ля-ля-ля, ля-ля-ля 
Бергәләшеп уйнарбыз, 
Матур җырлар җырларбыз! 
(Төенчекне табын янына алып киләләр, урындык тәгъдим итәләр) 
Җирәнбикә: Менә, монысы майлы калҗа, рәхим итеп ашап кара. 
Төенчек: Юк, тамагым тук, рәхмәт. 
Төлке баласы: Каклаган каздан авыз ит әле. 
Төенчек: Сездә иттән башка ризык юкмы? 
Җирәнбикә: Иттән дә тәмле ризык була алмый, туганым. Аша, аша. Мә, рәхим ит. 
Төенчек: Юк-юк, рәхмәт сезгә туганнар. Ерак юлдан бик ардым, ятып ял итәсем килә. 
Җирәнбикә: Ярый-ярый туганым, урын-җир әзерләдем, ял итеп ал. Иртәгә иртән эш күп. Ауга барасыбыз бар, ризык табасыбыз бар. 

Өченче күренеш 
(Төенчек төлке малайлары белән ауга чыга) 
Төлке малае Төлбай: Әни безне өйрәтте, шауламаска өндәде. Шаулап, сикереп йөргәндә төлкеләр бит ач кала. 
Җирәнбикә: Бик дөрес нәни балам, сак һәм дә шыпырт торыйк, тизрәк ризыклы булыйк. 
(Менә-менә тоттым дигәндә, Төенчек сикереп, уйнаклап куркыта. Төлкеләр бик ачуланалар). 
Төлке малае Төлбай: Син нәрсә юньсез малай. Ауны син харап иттең. Кит тизрәк безнең яннан. Кирәкми безгә мондый туган. 
(Төенчек башын иеп чыгып кача) 
Төенчек: Булмады болар белән. Монда да эшләргә кирәк. Качыйм тизрәк шуннан. Барыйм авыл ягына, карыйм басу ягына. Яшәрмен рәхәтләнеп, берни эшләми генә, әзер ризыкны ашап. 
(Авылга килә, песи битлеген киеп, бер матур йортка керә). 
Хуҗабикә: Картым, кара әле монда, нәни песи малае безгә яшәргә килгән. Калдырыйк әле бездә, тычканнар да бик артты, тәртип ясасын өйдә. 
Хуҗа: Ярый-ярый карчыгым, бездә яшәп карасын җирән песи малае. 
(Төенчек рәхәтләнеп яшәп кала. Төенчеккә сөт салып бирәләр. Иснәп карый, ошамый, майлы калҗа бирәләр, ашамый. Төенчек өстәл өстендә чикләвек күреп ала, ашый да ятып йоклый). 
Төенчек: Менә ич ничек рәхәт. Шулай да яшәп була, өстәлдә бар дә әзер, ризык хәзерлисе юк икән. 
(Төенчек йоклап китә, идән астыннан тычканнар чыга). 
Тычкан малае Чыелдык: Бу кем икән соң тагын. Песигә ошаган, ошамаган да кебек. Килеп карыйкчы әйдә, ялгызым гына куркыта. 
(тычканнар килеп карыйлар. Төенчекнең йоклаганын сизеп, әйлән-бәйлән уйный башлыйлар). 
Менә сиңа бер мәзәк, 
Җирән песи җилбәзәк 
Сикереп-сикереп уйнаган, 
Аннан ятып йоклаган. 
Песи безне күрми дә, 
Без барлыкны белми дә. 
Дөнья рәхәт, дөнья киң, 
Тыныч көннең кадерен бел! 

(Шул вакыт, хуҗа белән хуҗабикә кайтып керә. Бу хәлне күргәч аптырап калалар). 
Хуҗа: Менә сиңа тамаша! Тычканнар өйне баскан. Нигә безгә ул песи! Зур песи, җирән песи. Хәзер үк китсен моннан! 
Хуҗабикә: Дөрес әйтәсен, картым. Китсен моннан, ялкау песи. 
(Төенчек йокысыннан сикереп тора, тычканнар чыелдашып качып бетәләр. Төенчек тизрәк чыгып кача). 
Төенчек: Булмады песи булып. Яшәп булмады болай. Кайтыйм тизрәк өемә. Гафу сорыйм, әнкәмнән. 
(Тиен малае урманга кайта). 
Төенчек: Мул вакытта тизрәк чикләвек-гөмбә җыярга кирәк. Әниемә, эне-сеңелләремә ярдәм итим тизрәк. 
Гаиләм минем-якты оя, 
Күңелгә җылы бирә. 
Әти-әни, туганнарым 
Һәрчак ярдәмгә килә. 

Зәйнуллина Гүзәл, 
31нче “Чишмә” балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев