Әтиебез – безнең горурлыгыбыз!
Әтиебез - Гаязов Әбзалетдин Гаяз улы 1925 елның 14 мартында Буа районы Ташкичү авылында крестьян гаиләсендә туа. Гаиләдә биш бала үсә.
Авылның башлангыч мәктәбендә укыганнан соң, Кишер Аксуының 7-еллык мәктәбендә укый. Мәктәпне иң яхшы билгеләренә тәмамлап, Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Соңыннан Югары Ослан районы Ключище авыл хуҗалыгы техникумына сынаусыз укырга керә. Техникумның 2 курсын тәмамлаганнан соң, сугыш башлану сәбәпле, укуын ташларга мәҗбүр була. Туган авылына кайтып, хисапчы булып эшли башлый.
1943 елның 1 маенда әтиебез Совет Армиясенә алына. Владимир шәһәрендә артиллерия өчен командирлар хәзерләү курсларында укыганнан соң, 1 –нче Украина фронтында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Үзебезнең илне азат иткәннән соң, Польша, Германия, Чехословакияне азат итүдә катнаша.
Берлин янында немец самолетын бәреп төшереп, өч немец солдатын пленга алган өчен Гаязов Әбзалетдин Гаяз улы “За боевые заслуги” медале белән бүләкләнә (бу батырлык турында мәгълүматны “Память народа” сайтында табарга мөмкин).
1998-нче зенит артиллерия полкының 71 –нче зенит девизиясе составында Бреславль, Берлин шәһәрләрен алуда, Прага шәһәрен азат итүдә катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен “За взятие Берлина”, “За освобождение Праги” медальләре белән, Баш главнокомандующий Советлар Союзы маршалы Сталинның Рәхмәт грамотасы белән бүләкләнә (приказ №359, 2 май 1945ел).
1948 елда, күкрәгенә орден - медальләр тагып, взвод командиры Гаязов Әбзалетдин Гаяз улы туган авылы Ташкичүгә кайта. Авылның иң чибәр, иң уңган кызы Өммегөлсем (әнием) белән бергә тормыш корып җибәрәләр. Шатлык өстенә шатлык өстәп бер-бер артлы өч кызлары – апамнар дөньяга килә.
Әтиемнең күптәнге хыялы да тормышка аша: 1956 елда Килдураз урта мәктәбендә 10 классны тәмамлаганнан соң, Казан Авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга керә. Бик күп фәннәрне “су кебек эчкән”, гаҗәеп хәтергә ия булган әти төркемдәшләре өчен алыштыргысыз остаз була: авыр вакытларда
ярдәм итеп, имтиханнарга әзерләнергә булыша ул аларга. Шәкертләре әтиебезне әлегә кадәр олы ихтирам белән искә алып сөйлиләр.
Әтиебез озак еллар Мулланур Вахитов исемендәге колхозда председатель булып, институтны тәмамлаганнан соң, лаеклы ялга чыкканчы, Буа районы “Марс” колхозында баш агроном булып эшли. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәле эшләгәне өчен 1968 -1969 елларда СССР Авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә (ВДНХ) катнашуга лаек була.
1974 -1978 елларда Социалистик ярышта җиңүче медальләре белән бүләкләнә.
1973 елның 30-нче ноябрендә Татарстан Югары Советы Президиумы указы нигезендә “ТАССР ның Атказанган агрономы” дигән мактаулы исем белән бүләкләнә.
1985 елның 23 январендә СССР Югары Советы Президиумы указы нигезендә ТАССРның “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.
Сугышта катнашып, җиңу яулаганы, фидакаръ хезмәте өчен Гаязов Әбзалетдин Гаяз улы “Орден Отечественной войны II степени”, күп медальләр белән бүләкләнә.
Безне - дүрт кыз баланы кадерләп үстергән, тәрбияләп белем биргән, әтиебез таянычыбыз, ышанычлы киңәшчебез, горурлыгыбыз булды. Заманалар авыр булса да, тормышны, кешеләрне яратырга, кыенлыкларны җиңәргә, намусыбызга тап төшермичә яшәргә өйрәткән, файдалы киңәшләре белән авыр минутларда ярдәм итеп торган Әтиебезгә рәхмәтебез чиксез зур безнең.
Лаеклы ялга чыккач, Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә яшәгән әтиебез бүгенгесе көндә инде вафат, ләкин аның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге яшәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев