Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тетрәндергеч очраклар теркәлә

Бәла агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри дип әйтәләр.

Чынлыкта да бу – шулай. Кая карама суга баталар, янгыннарда яналар, юл корбаннары булалар. Быелгы җәй аянычлы хәлләргә бигрәк тә бай булды кебек. Автомобиль юллары иң куркыныч урыннарның берсе. Аз гына кагыйдә үтәмәдеңме, аянычлы хәл чыкты дигән сүз. Җәйге чорда юл-транспорт фаҗигаләре икеләтә арта, чөнки бу вакытта балалар да ял итә. Ә инде һәлакәт чыккач гаеплеләрне эзләүдән файда юк, шулай да сабак алырга кирәк.

Балалар катнашында чыккан очракларда, әлбәттә инде, беренче чиратта ата-аналар гаепле. Бәла алар ягыннан күзәтчелек җитмәү сәбәпле чыга. Әм ма автомобильчеләрдән җаваплылык алып ташланмый. Бала зыян күргән икән, бу бик аянычлы хәл булып тора. 5 августта чыккан вакыйганы гына искә төшерик. Ул Тукай урамының 1нче йорты янында кичке алты белән җиде арасында була. «Lada KS0Y5L» автомобилен йөртүче 46 яшьлек хатын-кыз Дачная урамыннан Гагарин урамына таба Паратская урамы юнәлешендә юлга самокатта килеп чыккан 5 яшьлек малайны бәрдерә. Бала шул урында ук алган җәрәхәтләреннән үлә. Монда барысы да кагыйдә бозган: автомобильче тизлекне арттырган, ә бала турында әйтеп тә торасы юк. Әти-әнисе кая караган, ничек зур юлга ул самокатта чыккан? Монда сораулар бихисап. Ваемсызлыкның да чиге юк. Әлбәттә, бу очракны ныклап тикшерерләр, әти-әниләрне дә читтә калдырмаслар, малайны бәрдерүче дә үз җәзасын алыр.
Җәйге вакыттагы балалар зыян күргән юл-транспорт вакыйгаларын барлап карасаң да, аптырашта каласың. Әйтик, 5 июньдә Озерная урамында «Шевроле Ланос» автомобилен йөртүче 42 яшьлек ир, йөрү тизлеген арттырып, машинасын каршы юнәлешкә чыгарган һәм каршыдан килә торган автомобильне бәрдергән. Нәтиҗәдә, 11 яшьлек яшүсмер зыян күргән.
15 июньдә Украинская урамында эте белән мәш килгән 8 яшьлек баланы «Лада Приора» автомобиле бәрдергән. Руль артында 40 яшьлек ир булган. 23 июньдә Әйшәнең Озерная урамында 5 яшьлек велосипедчыны 14 яшьлек мотоциклчы бәрдерү очрагы да онытылмагандыр әле. Күп санлы җәрәхәтләр алган баланы ашыгыч рәвештә Казанга республика балалар клиник хастаханәсенә алып китәләр. Ә 25 июньдә Беренче Май урамында 14 яшьлек җәяүле зыян күргән. Аны «Хендай Солярис» автомобиле бәрдергән булган. Күп санлы җәрәхәтләр алган яшүсмерне дәваханәгә салганнар.
4 июльдә Осиновоның Майская урамында самокатлы 5 яшьлек кыз юл-транспорт фаҗигасе катнашучысы була, җитди имгәнүләргә дучар ителә. Берничә көннән, 7 июльдә Королев урамында да 9 яшьлек бала җәрәхәтләнә.
Агымдагы елда балалар катнашында 9 юл-транспорт фаҗигасе чыгып, берсе һәлак була, 8е төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр ала.
Күргәнебезчә, уйланырлык саннар күз алдында. Соңгы вакытта самокат кебек үзйөрешле транспорт чаралары бе лән бәйле проблемалар туа. Шуңа күрә әти-әниләргә дә, автомобильчеләргә дә бик сак, юлларда тизлек режимына, юл йөрү кагыйдәләренә игътибарлы булырга кирәк. Кече яшьтәге балаларны үзләрен генә урамга чыгарып җибәрергә ярамый. Барысы да үз кулларыбызда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев