Теш дәвалаткан өчен мораль компенсация
–Түләүле стоматология клиникасында тешемне дәваладым, пломбасы икенче көнне төште, кабат түләүсез дәваладылар, әмма ялкынсыну башланды. Процедураны башка клиникада дәвам итәргә туры килде. Нәтиҗәдә, дәвалауның баштан ук дөрес булмавы ачыкланды. Кая мөрәҗәгать итеп, нишләргә була? Нинди дә булса мораль компенсация алырга мөмкинме?
– Стоматология клиникасының сыйфатсыз хезмәт күрсәтүе аркасында пациентның сәламәтлегенә зыян килә икән, Гражданлык кодексы буенча ул моның өчен җавап тотарга тиеш. Бу тернәкләндерү буенча дәвалау рәвешендә яки акчалата булырга мөмкин. Әлеге җаваплылык «Кулланучылар хокукын яклау турында» закон белән җайлана. Димәк, клиникадан материаль чыгымнарны каплауларын яки мораль зыянны түләүләрен закон нигезендә таләп итә аласыз. Моның өчен нишләргә кирәк соң? Иң элек, медицина хезмәтенең дөрес күрсәтелмәве нәтиҗәсендә сәламәтлегегезгә зыян салынуы турында белешмә алырга кирәк. Аны бәйсез табиб-эксперт яки йомгаклау дәвалануын уздырган клиника бирә ала. Шуннан соң, сыйфатсыз хезмәт күрсәткән стоматология клиникасы адресына ике экземплярда рәсми дәгъва языгыз һәм ясаткан медицина нәтиҗәсенең нөсхәсен беркетегез (оригиналын үзегездә калдырсагыз яхшырак булыр). Дәгъвагызда түләгән акчагызны кире кайтаруларын һәм мораль зыянны компенсацияләүләрен таләп итә аласыз. Әгәр дә закон тарафыннан билгеләнгән вакыт эчендә (якынча бер ай) клиника җитәкчелеге сезне игътибарсыз калдырса яки тиешенчә канәгатьләндермәсә, үзегезнең кулланучы хокукларын яклау өчен судка мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев