Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Телне белү хурлык түгел, горурлык ул

Безне Норлат мәктәбенә татар мәктәбен тәмамлап килүчеләрне – татар классларына, рус мәктәбен тәмамлаучыларны рус классына кабул итәләр иде.

Рус сыйныфларында татар малай-кызлары нигездә Норлат мәктәбен  тәмамлаучылар, йә булмаса «начальник» балалары булгандыр инде.
1966 елгы чыгарылышта  без ике татар – X,  ике  рус – X, ике татар – XI, ике рус – XI классы чыктык бугай. Уку унбер еллыктан ун еллыкка  күчкән вакыт булды ул.
Рус теле һәм терлекчелек, үсемлекчелектән кала (укытучылары руслар иде) барлык фәннәрне татарча укыдык, имтиханнарны да татарча бирдек. Әллә никадәребез техникум, институтлар бетердек. Беребезне дә «Сез татар мәктәбен тәмамлаган» дип кимсетмәделәр, көлмәделәр, дөрес аңлатмасак та гаепләмәделәр.  «Сез рус телен дә, татарча да беләсез, менә без ул бер генә тел белүчеләр», – ди иде алар. Әлбәттә, рус телен камил белми идек, сөйләм теле аксаса да,  без дөрес яза идек. Татар укучыларында  дөрес язарга өйрәнү көчлерәк булды.  Атаң Иван булмагач, Мариядән тумагач, гади татар авылыннан килеп укып, акцентсыз сөйләү мөмкин эш түгел иде инде.  Шулай да тырыштык.  Кочак-кочак китап укыган буын без. Рус әдәбиятыннан да, татар әдәбиятыннан да укыдык.
Бердәм дәүләт имтиханын русча бирәсе дип, татар теленнән бөтенләй читләшеп бара торган буын үсеп җитте.  Ана телендә белем алган бала русчасын да белә ул, татар теле аша фикер йөртә, күңеленнән тәрҗемә итә.
Татар мәктәпләрендә фәннәрне рус телендә укыту баланың тел үсешен, сөйләмен «гарипләндерә». Инде шундый буын үсеп җитте, татарчасын русчасы белән бутый, аера алмый. Китап уку, әдәбият белән кызыксыну – юк дәрәҗәсендә. Матур сөйләм теле белән үзлегеннән кечкенә генә, кыска гына инша да язарга булдыра алмыйлар, теләмиләр. Китап уку азайгач, сүз запасы да кими бит. Гади җөмләләр белән эш итә хәзерге буын. Матур сөйләм теле аз.
Катнаш та түгел, чеп-чи татар авылында туып-үсеп, укып чыккан, хәзер медучилищеда белем алучы кызларның вата-җимерә үзара русча сөйләшүләре рәнҗетә күңелне. 
Бу безнең заманның «бөкресе». Аны кабер дә төзәтә алмаслык булганчы, катканчы төзәтәсе иде. Тизрәк, соңга калмаска кирәк.
«Татар теленең нигә кирәге бар?» – дип акланучыларга, татар булмаган ил юк, дип әйтер идем мин. 
Татар теле «Әни, әти» дип эндәшергә, туганнар белән аралашырга, балаңа «улым, кызым» дип дәшү өчен кирәк.
Һәр милләтнең үз дине, үз дөньясы, үз гореф-гадәтләре бар. Һәркем үзенекен якын итә, ярата, чөнки ул аның канында да, җанында да.  Менә шул – гаять әһәмиятле, кирәкле дөньяны барсын бергә бутамас, болгатмас өчен кирәк ул туган телең, туган әдәбиятың, сәнгатең. Ул хис, тойгы, ярату  – ана сөте белән, ана теле белән безнең җаныбызга иңә. 
Телләр белү – зур байлык. Бу байлыкның нигезендә – анаң теле, туган телең ята. Калган телләр аны баета, матурлый, фикер йөртүне киңәйтә.
Үз-үзебезне яратсак, телебезне дә чын күңелдән яратырга, аның матурлыгын үзебездән соң килгән буынга да җиткерә алсак иде. 

Рәйханә Зәйнуллина.
Яшел Үзән  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев