Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тел бетмәсә – милләт исән

Замана үзгәргән саен, син дә үзгәрәсеңме? Әллә бу үзгәреш – закончалыкмы?

Телне үзгәртергә дөньясы кушамы икән әллә? Элек тә шулай булгандыр булуын, чөнки XVIII йөз әдәбиятындагы сөйләмне бүген аңларга кыенрак та. Хәер, ул чор әдәбиятында да төрки, фарсы телләре «буталгалаган»ны күрәбез.
Мине 20нче гасыр сөйләмнәребезнең югалуы кызыксындыра. Чөнки, мин сугыш арты баласы булсам да, 19нчы йөз ахыры әби-бабайларын (туган еллары буенча) беләм әле. Әбием 1898нче елгы, аннан олыраклар – аның (әбинең) әтисе, каенанасы белән дә кечкенә чакта аралашкан, сөйләшкән. Бу әби-бабайларның сөйләмнәре ничектер йомшак, әдәпле, кайгыртучан булып истә калган. Бигрәк тә «кызым, улым, бәбкәм, нарасыем» сүзләре. Хәзерге кебек купшы «алмам, күз нурым, кояшым, алтыным» сүзләрен кулланмый иде алар. Начар, димим, ләкин...
Әбиләрем чорында «апа, абый» сүзләре урынына күбрәк «тәтәй, абзый, ага» сүзләрен кулланалар иде. әби үзеннән олыларга «Гайшәттәй, Хәтимәттәй» дип эндәшә, алар аның якын туганнары түгел, «тәтәй» сүзен кыс­картып әйткәннәр инде. Ә якын туганнары «тәтәй» сүзен аерым гына, яки исеме янына кушып, тутырып «Газизә тәтәй» дияләр иде. 

Тулы язманы газетада укырга була (№55)


Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Алия Гаязова фотосы

Рәсемдә: Яшел Үзән кызы Әдилә Гайнетдинова кечкенәдән   ике телне дә яхшы белә. Нәсел шәҗәрәсен дә өйрәнгән  сәләтле кыз ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев