Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Театр яктылыкка, яктылыкка нурга илтә...

Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә. Театр көлдерәдер, уйнатадыр, Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

Габдулла Тукайның сүзләренә өстәп, театр нурга, яктылыкка гына илтеп калмый, туган телне саклап калуга да зур этәргеч ясый дияр идем. Яшерен-батырын түгел, Яшел Үзәнебез руслашып барган шәһәр һәм биредә татар телен, туган телебезне саклап калу безнең төп бурычыбыз.

Шәһәребезнең Мәдәни үсеш үзәгендә, беренче тапкыр «Омтылыш» татар театр студиясе Аяз Гыйләҗевнең «Шомырт чәчәк атканда» спектакленең премьерасын тәкъдим итте. Театрның төп максаты булып шәһәребездә татар телен ныгыту, татар мәдәниятен үстерү тора. Шуны да әйтергә кирәк, Яшел Үзәндә әлегесе вакытта Йолдыз Шәмгунованың ансамбленнән башка татар группалары юк. Халык үзләренең татар булуларын онытмасын иде.

Без татар балалары һәм үзебезнең телне, мәдәниятне саклап калырга, киләчәк буынга традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне тапшырырга бурычлы.

Ни өчен театрның исеме нәкъ менә «Омтылыш» соң, диярсез. Бу сорау белән театрның режиссеры Рамил Кәлимуллинга мөрәҗәгать иттек.

Театр студия­сенә нинди исем бирәсең, диеп сораулары булды, мизгел эчендә минем башка шушы исем килеп туды. Әйттем һәм барысына да бу идея ошады. Шулай «Омтылыш» булып куйдык инде, – ди режиссер. – Бу сүз эченә халкыбызның бары тик алга, яхшылыкка барырга, милләт буларак та, тирән традицияле халык буларак та сак­ланып калыр­га омтылышы сыйган.

Театрның режиссеры белән тулырак таныштырып китим.

Рамил Галимулла улы Кәлимуллин тумышы белән Мамадыш-Әкил авылыннан. 1993 елның февралендә Казан мәдәният һәм сәнгать институтының режиссер һәм актер осталыгы кафед­расын тәмамлаган яшь сәнгать белгече Норлат мәдәният йортына эшкә кайта. Үзе белән яңа сулыш, яшьлек дәрте, иҗат итү теләге белән ташкын булып килеп керә ул. Шулай булмый, яшь режиссерга тиз арада сәхнәгә Башкортстанның халык шагыйре, драматург Әнгам Атнабаевның «Мәхәббәт турында җыр» диеп аталган бик матур эчтәлекле әсәрен сәхнәләштерергә кирәк була. Яңа эшкә килгән кеше булса да, булачак артистлар белән уртак телне җиңел таба Рамил. 1993 елда Апаста узган Республика күләмендәге үзешчән театрларының зона бәйгесендә беренче урын алып, Халык театры исемен аклап кайткан иде. Әлеге зур уңышта, әлбәттә, яшь режиссерның осталыгын, профессиональлеген әйтергә кирәк. Уңышлы тамашадан соң, аларны 1993 елның декабрь аенда Камал театрында узачак зур чарага, Татарстанның халык театрлары слетына чакыралар. Мәдәният йортыбызның данын күтәреп, Халык театрының уңышлы гына эшли башлаганын район җитәкчелеге дә күреп ала, Рамил Кәлимуллинны «Зеленый Дол» телекомпаниясенә эшкә чакыралар, анда ул милли тапшыруларның режиссеры вазифаларын башкара. Үзен театрдан кала башка өлкәләрдә дә сынап карый ул. «Бүре баласын бүреккә салсаң да – урманга карый, ди» – бу сүзләр нәкъ тә менә Рамил Кәлимуллинга туры килә. Язмыш аны кайда гына йөртсә дә, ул барыбер 25 елдан соң сәхнәгә әйләнеп кайта һәм «Омтылыш» театр студиясен башлап җибәрә.

Беренче спектакль «Нәүрүз» бәйрәме көнне куелды.

– Аяз Гыйләҗевнең әдәби теле бик әйбәт, матур һәм мәгънәле. Минем режиссура факультетында укыганда курс эшемне бишле билгесенә Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» пьесасына язган идем. Шул вакыттан Аяз абыйның әсәрләренә гашыйкмын. «Омтылыш» театр студиясенә йөрүчеләр барысы да диярлек эш кешеләре һәм эштән соң гына очраша алабыз. Репетицияләр ясау өчен, образлар өстендә эшләргә вакыт җитеп бетми. Шулай да өч айдан артыг­рак вакыт эчендә спектак­лебезне әзерләдек. Алда спектакль өстендә эшлиселәр бар әле. Режиссёр буларак шуны әйтә алам, тамашачы алдына әзерләнеп бетмичәрәк чыктык кебек, тик халык бик яратып кабул итте. Безнең өчен иң мөһиме – халык мәхәббәте.

Әлеге спектальне карамый, күрми калганнар уфтанырга ашыкмагыз. Мәдәният үсеш үзәгендә әлеге спектакльне кабатлап күрсәтәчәкләр, чөнки премьерага урыннар калмау сәбәпле, күп кенә тамашачылар килә алмады. Авыл халкы да театрга сусаган булса кирәк, режиссер әйтүенчә, аларны инде авылларда да көтәләр.

– Чакырган җиргә бармый калу уңайсыз булыр иде, – ди Рамил Кәлимуллин үзе.

Чыннан да тамашачы зал тутырып килгән. Баштан-аяк театр дөньясына чумып, хәтта кул чабарга онытылган мизгелләр дә булды. Ә артистларга килгәндә, аларга тел-теш тидерә торган түгел. Театрда мәгариф өлкәсеннән, медицина хезмәткәрләре, завод эшчеләре, пенсионерлар уйнады. Беренче коймак төерле була, дисәләр дә, бу безнең артистларга кагылмый. Кирәк вакытта зал яңгыратып җырлыйлар, бииләр, көлдерәләр дә, Камал артистларыннан бер генә дә ким җирләре юк. Афәрин дими, ни диясең?!

Спектакль тәмам. Алкышлар тынмый, тамашачы таралышмый. Көтә... ә нәрсә көтә соң? Шушындый зур эш башкарып чыккан, кабатлап әйтәм, руслашып барган шәһәребездә беренче Татар театрын халыкка тәкъдим иткән «Омтылыш»ларга рәхмәт сүзләре әйтергә шәһәребез җитәкчелегеннән бер генә вәкил дә килмәгән. Моны ничек аңларга? Вакыт җитмәү яки хөрмәт итмәүме, аңламадым.

Әле ярый РФ мәгариф отличнигы, ТР атказанган укытучысы Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдәрова ситуацияне үз кулына алып:

Бүген шәһәребездә татар телен яратучы, татар телен хөрмәт итүче милләттәшләребез зал тутырып килгән. Ә сәхнә түрендә безнең иң лаеклы артистларыбыз. Сезгә олы рәхмәтемне белдерәм, – дип, ихлас теләкләрен җиткерде.

Шулай ук, бу матур теләкләргә кушылып, җылы сүзләрен Мәдәни үсеш үзәгенең сәнгать җитәкчесе Роза Гарипова һәм Миләүшә Әхмәтшина җиткерде.
Театр коллективына бары бер теләк: изге ураза аенда башлаган эшегез дәвамлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев