Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Түбән Урысбага җирлеге әфганчылары очрашты

Совет гаскәрләрен Әфган җирләреннән чыгаруга 33 ел булу уңаеннан районыбызда, авылларда интернационал сугышчыларны, анда булган вакыйгаларны искә алу чаралары узды.

Түбән Урысбага җирлегендә, шулай ук, Әфган хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны хөрмәтләгәннәр.

 

-Әфган сугышында катнашкан егетебез Хәлим Сафиуллин һәм җирлегебездә иҗтимагый тренер булып эшләүче, Әфганстанда сугыш барган вакытта «гражданский специалист» буларак катнашкан Наил Сәйфуллин белән түгәрәк өстәл артында башларыннан кичергәннәрне искә алып, хатирәләрне яңартып, бик матур итеп сөйләшеп утырдык, - дип сөйли Хәйдәр Сибгатуллин. – Аралаша торгач, аларның бер үк җирдә хезмәт итүләре ачыкланды. Мәдәният йорты, авыл советы һәм җирлек идарәсе исеменнән аларны бу истәлекле дата белән котладык, әлеге очрашуга килеп, ул еллар истәлекләре белән уртаклашуларына рәхмәт. Ил-көннәребез тыныч булсын, башка андый кирәкмәгән вакыйгаларның шаһиты булырга язмасын беребезгә дә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев